Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа районы башлыгы Азат Айзетулловның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан буалыларга мөрәҗәгате

"Кадерле сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы - илебез тарихында бөек вакыйга уңаеннан котлыйм. Еллар үтсә дә, Ватаныбыз өчен Җиңүнең тарихи мәгънәсе кимеми. Без аның хакына бернинди матди үләмнәрдә дә үлчәп булмаслык югары бәя белән түләдек. Ирләрен һәм улларын югалткан толларның һәм аналарның хәсрәтен, геноцид,...

"Кадерле сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре!

Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы - илебез тарихында бөек вакыйга уңаеннан котлыйм. Еллар үтсә дә, Ватаныбыз өчен Җиңүнең тарихи мәгънәсе кимеми. Без аның хакына бернинди матди үләмнәрдә дә үлчәп булмаслык югары бәя белән түләдек. Ирләрен һәм улларын югалткан толларның һәм аналарның хәсрәтен, геноцид, басып алу, ачлык һәм блокада михнәтләрен, бөек мәдәни кыйммәтләрне югалтуны бернәрсә белән дә тиңләп булмый. Уннарча миллин корбаннар, меңнәрчә җимерелгән шәһәрләр һәм авыллар, юк ителгән фабрикалар һәм заводлар - менә ул кешелексез сугышның аяныч нәтиҗәләре.

Җиңү көне - чынлап та, күзләрдә яшь белән бәйрәм. 9 Майда шатлык һәм горурлык яшьләре үкенеч. югалту яшьләре белән кушылалар, бигрәк тә бүген, Бөек Ватан сугышының тере шаһитлары, анда катнашучылар сафы елдан-ел кимегәндә. Бүген районда 42 Ватан сугышында катнашучы һәм сугыш инвалиды, 310 фронтовик толы, 884 тыл хезмәтчәне яши.

Кадерле ветераннар! Безнең бурыч - әлеге куркыныч сугышта Җиңүнең нинди бәягә төшкәнен онытмау, һәлак булучылар истәлеген саклау һәм ветерннар турында даими кайгырту. Без бүген сезнең өчен барысын да чын йөрәктән эшлибез. Сез иң яхшысына лаеклы, чөнки сез дөньны фашистлардан азат иттегез. Сез яулаган Җиңү бүген дә яңа батырлыкларга рухландыра, рухыбызны ныгыта, авырлыкларны җиңәргә һәм алга барырга булыша. Сез безгә тыныч дәүләттә яшәү мөмкинлеге бирдегез.

Ветераннарыбыз! Җиңү көне якынлашканда сезне тирән рәхмәт хисләре белән тәбриклибез! Тыныч күк йөзе, баларның бәхетле елмаюы, Ватаныбыз азатлыгы өчен Сезнең алда баш иябез. Сезнең геройлыкны, тәвәккәллекне һәм фидакарьлекне мңге онытмабыз! Сәламәтлек, озын гомер сезгә! Без сезнең белән горурланабыз!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев