Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа районында авыл җыеннары уза

Авылларда муниципаль район башлыгы, район башкарма комитеты җитәкчесе, аларның урынбасарлары, халыкка төрле социаль ярдәм күрсәтү оешмалары җитәкчеләре катнашында җыеннар үткәрү дәвам итә. Шушы көннәрдә алар Янтуганда һәм Кырык Садакта узды. Янтуган авыл җирлеге башлыгы Рамил Җамалетдинов отчет чыгышын соңгы елларда авылларда булган уңай үзгәрешләрне, алда торган планнарны барлаудан башлады. -...

Авылларда муниципаль район башлыгы, район башкарма комитеты җитәкчесе, аларның урынбасарлары, халыкка төрле социаль ярдәм күрсәтү оешмалары җитәкчеләре катнашында җыеннар үткәрү дәвам итә.

Шушы көннәрдә алар Янтуганда һәм Кырык Садакта узды. Янтуган авыл җирлеге башлыгы Рамил Җамалетдинов отчет чыгышын соңгы елларда авылларда булган уңай үзгәрешләрне, алда торган планнарны барлаудан башлады.

- Безнең төбәктә уңган-булган төрле милләт халкы дус яши. Мал-туар асраучылар саны да кимеми. Пай җирләре өчен агрофирма терлек азыгын бирде. Вольнистанда күпер капиталь ремонтланды. Киләсе елда Янтуганда мәдәният йортын төзекләндерү планлаштырыла, - диде ул.

Очрашуда катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов, муниципаль район башлыгы урынбасары Зөлфия Сәйфетдинова да киләчәктә көткән үзгәрешләр турында әйттеләр. Янтуганда "Чиста су" программасы буенча су кертеләчәк. Аның проектына акчаны авылдашларына һәрдаим булышып торучы "ТАИФ" җәмгыятенең директорлар советы рәисе Рөстәм Султиев биргән. Авыл картлары аңа моннан тыш мәчетне заманча ремонтлаганы, үзе белем алган мәктәбен онытмавы, бигрәк тә ветераннарны хөрмәтләве өчен дә рәхмәтләрен газета аша җиткерүебезне сорадылар. Хезмәт ветераны Сәхау Рәимов төрле дәүләт программаларының халык өчен уңай булуын, авылдашларының алардан уңышлы файдалануын әйтте.

Кырык Садакта беренче очрашуга халык аз җыелгач, аны кичке сәгать сигездә үткәрделәр.

- Урыннарда мондый җыеннар һәрдаим үткәрелә. Бүген дә сезнең проблемаларны тыңларга килдек. Мөрәҗәгатьләрнең һәркайсын уңай хәл итәргә тырышырбыз, активрак булыгыз, - дип башлады сүзен Сәлим Даутов. Авыл җирлеге башлыгы чыгышында Кырык Садак һәм Никольские Сорки авылларындагы проблемаларны күрсәтүдән башлады. Алга китеп шуны әйтәсе килә: башлык аларны санап киткәндә кайберләре буенча халык белән киңәшеп эшләмәве аңлашылды. Мәсәлән, Никольские Сороки авылыннан бер абзый үзе яшәгән урамда берничә метр арада вак таш салып булмасмы дигән сорауны бирде. Бул хәл итмәслек мәсьәлә түгел икән, киңәшкәч, "Агрохимсервис" җәмгыяте директоры Тәлгать Фәсхетдиновка мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән карарга килделәр. Ул ярдәменнән ташламас. Авылда ике кибет, ФАП бар. 365 баш мөгезле эре терлек асрала. Агрофирма пай җирләре өчен печән, салам, ашлык биргән. Авыл халкы арасында үз ихтыяҗыннан артып калган сөтне реализацияләгәндә су кушучылар булуы турында да әйттеләр. Нәтиҗәдә сөт җыючы продукцияне түбән бәядән алырга мәҗбүр була. Бу проблема да хәл итмәслек түгелдер. Шикле продукцияне урында тикшереп. Анализ алып була бит. Зөлфия Җәләлова фермер хуҗалыгы авылдашларына ярдәм итеп тора. Алар кышын авыл урамнарын кардан чистартып торалар. Биредә 5 кеше эшли. Очрашу барышында авыл җирлеге башлыгы каты көнкүреш калдыклары вакытлыча куеп тору урынын тәртиптә тотарга, чүп-чарны теләсә кая түкмәскә чакырды. Халык андаы фактлар булган очракта гаеплеләрне закон буенча административ җаваплылыкка тартырга кирәклеген әйтте. Бу башкалар өчен дә сабак булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев