Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа районында басулардан салам җыю, эскерткә кую, туңга сөрү, уҗым культураларын чәчү дәвам итә

Өч көн дәвамында көзге агрочараларның оештырылуын күзәттек. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рәис Юнысов сүзләренә караганда, хуҗалыкларда туфракны төп эшкәртүгә хәзер 58 данә көпчәкле һәм чылбырлы трактор җәлеп ителгән. Шуның 18е ике сменада файдаланыла. Чәчү төгәлләнгәч, темп ике тапкырга артачак. Тракторлар саны 120гә җитәчәк. Беренче тукталышны "Кадыйров" фермер хуҗалыгында...

Өч көн дәвамында көзге агрочараларның оештырылуын күзәттек. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рәис Юнысов сүзләренә караганда, хуҗалыкларда туфракны төп эшкәртүгә хәзер 58 данә көпчәкле һәм чылбырлы трактор җәлеп ителгән. Шуның 18е ике сменада файдаланыла. Чәчү төгәлләнгәч, темп ике тапкырга артачак. Тракторлар саны 120гә җитәчәк. Беренче тукталышны "Кадыйров" фермер хуҗалыгында ясадык.

-Комбайннар артыннан ук уңыш җыеп алынган мәйданнарны сукалап бардык. Бу эшне 20 көн элек үк төгәлләдек. Комбайннар паркын яңалары белән тулыландыруга игътибар бирәбез. Киләсе елгы чәчүгә бүгеннән арзан бәядән ягулык-майлау материаллары туплап куйдык, - диде хуҗа. Биредә басуларның уңдырышлылыгын арттыруга, баткак җирләрне киптереп, аларны яраклы хәлгә җиткерүгә игътибар бирелә.

"Ак Барс Буа" агрофирмасының 4 номерлы филиалында биш звено ике сменада салам төргәкләүдә эшли. 500 гектар мәйданда салам җыеп аласы калган.

1 номерлы филиалда туңга сөрәсе һәм саламны җыеп аласы мәйданнар күп әле. Таковар авылындагы басуда салам эскертләүдә эшләүчеләрне дә, төргәкләрне ташучыларны да очратмадык. Әлшигә җиткәндә бер "Фэндт" тракторы туңга сөрә иде. Тик тракторчыга гына тиешенчә саламы җыелмаган мәйданны эшкәртүе кыенгарак туры килә шул. Ул сабан төрәннәрендә тоткарланган саламны чистартырга мәҗбүр. Кыр башына куелган эскертне дә тиешенчә өеп бетермәгәннәр.

3 номерлы филиалда бөтен көч көзге чәчүне сыйфат белән төгәлләүгә юнәлтелгән. Өч "Фэндт" тракторын ике сменада файдаланып 100 гектарда туңга сөрәләр.

Филиаллар арасында туңга сөрү мәйданы 1500 гектар булган "Дружба"да эш яхшы оештырылган. Биредә җиде "ДТ-75", өч "Фэндт" һәм бер "Нью Холланд" тракторлары белән көнгә 270 гектар мәйданда туңга сөрәләр. Саламны 400 гектар мәйданда җыеп аласы калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев