Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа районында һәм шәһәрендә торак-коммуналь түләүләрнең яңа зурлыклары расланды. Алар 1 июльдән гамәлгә керә.

Әлеге карарга 1 номерлы Кушымтада торак биналарны социаль биләү, муниципаль торак фонды биналарын биләү килешүләре нигезендә анда яшәүчеләр һәм күпквартиралы йортлар белән идарә итү алымын сайлау турында карар кабул итмәгән торак милекчеләре өчен түбәндәге тарифлар расланган. Алар агымдагы елның ахырына кадәр гамәлдә булачак. Шул рәвешле торак фонд белән идарә итүгә...

Әлеге карарга 1 номерлы Кушымтада торак биналарны социаль биләү, муниципаль торак фонды биналарын биләү килешүләре нигезендә анда яшәүчеләр һәм күпквартиралы йортлар белән идарә итү алымын сайлау турында карар кабул итмәгән торак милекчеләре өчен түбәндәге тарифлар расланган. Алар агымдагы елның ахырына кадәр гамәлдә булачак. Шул рәвешле торак фонд белән идарә итүгә айлык түләү 1 квадрат метрга 1 сум 87 тиен, йорт алды территориясен җыештырган өчен шулай ук квадрат метрга 1 сум 44 тиен булачак. Торак бинаны ремонтлау һәм территорияне уңайландыру өчен 1 квадрат метрга 3 сум 5 тиен исәбеннән алыначак. Су үткәргеч-канализация челтәрләрен агымдагы ремонт өчен 1 квадрат метрга 1 сум 80 тиен, үзәк җылыту челтәрләрен агымдагы ремонтка 1 квадрат метрга 1 сум 57 тиен, электр белән тәэмин итү челтәрләрен агымдагы төзекләндерүгә 1 квадрат метрга 1 сум 12 тиен, газ белән тәэмин итүнең йорт эчендәге челтәрләрен агымдагы ремонтлау һәм карап тоту өчен 1 квадрат метрга 37 тиен түләргә туры киләчәк. Ә каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен җан башына 20 сум 95 тиен алыначак.

Торак бинаны муниципаль торак фонды биналарын биләү килешүләре буенча биләүчеләр өчен социаль биләү буенча база ставкасы 1 квадрат метрга 5 сум 94 тиен туры килә. Капиталь ремонтка 1 квадрат метрга 5 сум алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев