Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа укучылары "Тамчы-шоу"да җиңеп кайттылар (+фото)

Шушы көннәрдә шәһәрнең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү буенча 1 номерлы мәктәбенең "Шатлык нуры" командасы "ТНВ" каналы үткәрүче "Тамчы-шоу" интерактив уенында җиңеп кайтты. Көндәшләре - Кукмара районы укучылары иде. Буалыларның белем бәйгесенә чакырылу "тарихына" күз салсак, аның башы үткән ел биредә "Мәктәп" тапшыруына сюжет төшерүгә барып тоташа. Буалы укучыларның татарча матур...

Шушы көннәрдә шәһәрнең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү буенча 1 номерлы мәктәбенең "Шатлык нуры" командасы "ТНВ" каналы үткәрүче "Тамчы-шоу" интерактив уенында җиңеп кайтты. Көндәшләре - Кукмара районы укучылары иде.

Буалыларның белем бәйгесенә чакырылу "тарихына" күз салсак, аның башы үткән ел биредә "Мәктәп" тапшыруына сюжет төшерүгә барып тоташа. Буалы укучыларның татарча матур сөйләшүләренә сокланган башкала телевидениесе журналистлары алар белән тагын очрашырга телиләр.

- Башта бераз куркып та калдым. Мәктәп кенә түгел, район данын да якларга кирәк бит әле. Укучыларым исә барабыз, дип дәррәү күтәреп алдылар. Ризалаштык һәм әзерләнә башладык, - ди милли белем бирү һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәүзия Хәйретдинова. Ә командада кемнәр дисезме? Таныш булыгыз: 7-8 сыйныфлар укучылары Камилә Абдрахманова, Зилә Ногманова һәм команда капитаны Камилә Камалиева. Яхшы укыйлар, татар теле буенча район олимпиадаларында ел саен җиңүләр яулыйлар - алар катнашмый, кем катнашсын? Әнә бит, балалар язучыларына багышланган, хаталы сүзләрне табарга, бирелгән сүздән яңаларын төзергә кирәк булган турларны бернинди хилафлыксыз үтәп чыкканнар. Тик "Тамчы-шоу"да татар телен белү генә җитми әле. Сораулар төрле өлкәләрне колачлый. Мәсәлән, беренче турда алар океаннарга багышланган булган. Теманы бер ай тирәсе алдан җибәргәннәр. Әмма белгәннәрне искә төшерү белән беррәттән һәр атаманы татарча өйрәнергә туры килгән - укучылар географияне русча укыйлар. Шуңа да карамастан, барысына да дөрес җавап биргәннәр.

- Моның өчен бик тырыштык. Дәресләрдән соң калып та әзерләндек. Укучыларымның әти-әниләренә дә рәхмәт, - ди Фәүзия Зариф кызы. Җиңүләренә бер шатлансалар, студиядә булуларына, телевидениегә төшерүнең "кухнясы" белән танышуларына икенче сөенәләр. Барысы да алар өчен кызык булган. Эфирга ярты сәгатьлек тапшыру чыгару өчен аннан күпкә артыграк вакыт сарыф ителүен белгәннәр.

-Дәрестә җавап бирү, олимпиадаларда катнашу бер нәрсә, камера каршында каушап калмадыгызмы? - дим.

- Юк. Без бары хата ясамаска тырыштык. Һәр сорауга бергә киңәшләшеп җавап бирдек. Команда булуыбызны күрсәттек, - диләр алар. Күрәсең, җыр-биюгә гашыйк кызларның сәхнәдә еш чыгыш ясаулары да ярдәм итә торгандыр.

- Укучыларыбызның үзләрен иркен, ышанычлы тотуларына сокландык, - ди бу көнне шулай ук аларны озата барган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмидә Мирзиянова. Сөйләү бер, 1 номерлы мәктәп кызларының ничек җиңү яулаганнарын үзегез тамаша кыла аласыз. Тапшыру бүген 14 сәгать 15 минутта һәм якшәмбе, 23 октябрьдә, 9 сәгать 45 минутта эфирга чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев