Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа яшүсмерләре эш сорый

Җәй көне азрак акча эшләп алырга бер яшүсмер дә каршы түгел кебек. Бу уңайдан эш һәм шөгыль үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр җитәрлек. Әмма оешма-предприятиеләр балигъ булмаганнарны эшкә алырга атлыгып торалармы? Әлеге язмада шуны ачыкларга булдык. -Алдагы елларда агрофирмалар, аерым алганда "Ак Барс Буа", төзелеш оешмалары 18 яшенә кадәр егет-кызларны җәйгә эшкә...

Җәй көне азрак акча эшләп алырга бер яшүсмер дә каршы түгел кебек. Бу уңайдан эш һәм шөгыль үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр җитәрлек. Әмма оешма-предприятиеләр балигъ булмаганнарны эшкә алырга атлыгып торалармы? Әлеге язмада шуны ачыкларга булдык.

-Алдагы елларда агрофирмалар, аерым алганда "Ак Барс Буа", төзелеш оешмалары 18 яшенә кадәр егет-кызларны җәйгә эшкә кабул итәргә теләүләре турында күбрәк заявка бирәләр иде. Быел 40лап яшүсмерне эшкә урнаштырдык. Нигездә, паркны төзекләндерүдә, агрофирмаларда, берничәсе төзелеш оешмасында эшлиләр. Июль ахырында, августта ихтыяҗ булыр дип уйлыйбыз, чөнки яшьләрне күбрәк ындыр табакларына, ашлык амбарларына эшкә чакыралар, - ди Буа районы һәм шәһәрендәге эш һәм шөгыль үзәгенең эшкә урнаштыру буенча әйдәп баручы инспекторы Лилия Шәйдуллина.

Әлбәттә, яшьләрне эшкә кабул итү зур җаваплылык та өсти. Беренчедән, яшүсмерләрнең эш сәгате кыскарак, икенчедән, эш һәм шөгыль үзәге балигъ булмаганнарны ничек эшләтүне аннары да контрольли.

-16 яшькә кадәр эш атнасы атнага 24 сәгатьтән, 16дан 18 яшькәчә булганнарның 35 сәгатьтән артмаска тиеш, - ди Лилия Илдаровна.

Шулай ук белгеч үсмер-ләрнең бик "кызыксынучан халык" булуын, аларны имгәнүләрдән саклау максатында инст-руктажның тамга өчен генә түгел, ә тәфсилләп үткәрелергә тиешлегенә басым ясады. Шулай ук аларны кабул иткәндә бер якта район башкарма комитеты, икенче якта эш һәм шөгыль үзәге, өченчедә эш бирүче белән килешү төзелә.

Үзәк эш бирүчедән яшүсмерне хезмәткә кабул итү һәм азат итү турында боерыкларны, шулай ук табельны соратып ала. Хезмәт режимын контрольли.

-Балигъ булмаганнарның хезмәт хакына өстәп, аның исәбенә эш һәм шө-гыль бүлеге аша ай саен 1700 сум акча да күчерелә, - ди Лилия Шәйдуллина.

Балигъ булмаганнар хезмәтенә сорау аз булгач, алар арасында төр-кемнәргә җыелып, төрле эшләр башкарабыз дип төрле эшләр башкарып йөрүчеләр дә очрый башлады. Монда инде аларның хезмәтен беркем дә хәвеф-хәтәрдән сакламый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев