Буада 9 декабрьдә инвалидлар декадасы кысаларында балаларны Ял үзәгендә көтәләр
Бу көнне алар белән бергә шәһәрнең сәнгать эшләре осталары төрле мастер-класслар оештырачаклар. Мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре декоратив-кулланма сәнгате серләренә өйрәтәчәкләр. 1 номерлы сәнгать мәктәбе осталары авкагрим "остаханәсендә" балаларның битләренә төсле буяулар белән рәсем ясаячаклар. Шулай ук алар балаларга "Мольбертта рәсемнәрне ясап бетерү", "Кул астындагы материаллардан төрле эшләнмәләр ясау" буенча...
Бу көнне алар белән бергә шәһәрнең сәнгать эшләре осталары төрле мастер-класслар оештырачаклар. Мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре декоратив-кулланма сәнгате серләренә өйрәтәчәкләр. 1 номерлы сәнгать мәктәбе осталары авкагрим "остаханәсендә" балаларның битләренә төсле буяулар белән рәсем ясаячаклар. Шулай ук алар балаларга "Мольбертта рәсемнәрне ясап бетерү", "Кул астындагы материаллардан төрле эшләнмәләр ясау" буенча мастер-класслар оештырырга вәгъдә итәләр. Бу көнне шашка-шахмат, дартс буенча ярышлар да оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев