Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буада авыл хуҗалыгы сан алуы 1 июльдән 15 августка кадәр узачак

Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алуына кадәр ике айдан аз гына күбрәк вакыт калып бара. Яшел Үзән (Буа) шәһәрендә дәүләт статистика бүлеге җитәкчесе Марс Дәүләтшин әйтүенчә, районда 28 сан алучы һәм 5 инструктор эшләячәк. Аларның барысы да махсус экипировкалар - ялтыраучы сызыклар белән зәңгәр төстәге сигнал жилетлар, кояштан саклаучы козыреклар белән...

Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алуына кадәр ике айдан аз гына күбрәк вакыт калып бара. Яшел Үзән (Буа) шәһәрендә дәүләт статистика бүлеге җитәкчесе Марс Дәүләтшин әйтүенчә, районда 28 сан алучы һәм 5 инструктор эшләячәк. Аларның барысы да махсус экипировкалар - ялтыраучы сызыклар белән зәңгәр төстәге сигнал жилетлар, кояштан саклаучы козыреклар белән тәэмин ителәчәкләр. Инде хәбәр иткәнебезчә, сан алу 1 июльдән 15 августка кадәр узачак. Ә аны үткәрүдә катнашучылар эшкә июнь аенда ук керешәчәкләр, чөнки аларга өйрәнү узарга, сан алу объектларын алдан йөреп чыгарга туры киләчәк.

Мәгълүматлар җыю кәгазъ бланклар һәм планшетлы компьютерлар кулланып башкарылачак. Алда торган сан алуда авыл җирлегендәге барлык төр хуҗалыклар тулысынча, шәһәрдә сайлап алу буенча катнашачак. Соңгылары исемлегенә 4 сотый җире, мал-туары булганда күпквариталы йортларда яшәүчеләр дә эләгергә мөмкин. Төрле категория хуҗалыкларга төрле сораулар биреләчәк, әмма беренче чиратта алар эшкәртелүче җир, терлекләр, кош-корт, күпьеллык чәчүлекләр булуга кагыла. Авыл хуҗалыгы оешмалары вәкилләре сан алу вакытына эшкә рәсмиләштерелгән даими һәм сезонлы эшчеләр исәбе, аларның яше, җенесе, белеме турында сөйләячәкләр. Әлеге оешмалар җитәкчеләре үзләренең хезмәт стажлары, авыл хуҗалыгы тармагына бирелгән еллары турындагы сорауларга җавап бирергә тиеш булачаклар. Шәхси ярдәмче хуҗалыгы булучылар, коммерцияле булмаган бакча, дача берләшмәләре әгъзаларына авыл хуҗалыгы культураларының һәм күпьеллык утыртмаларның чәчү мәйданнары, мал-туарның һәм кош-кортның баш саны, теплицалар һәм парниклар булу-булмавы турында сөйләргә туры киләчәк. Шулай ук йортта яшәүчеләрнең исәбен, алар арсында шәхси ярдәмче хуҗалыкта хезмәт куючылар санын да, авыл хуҗалыгы продукциясен нинди максатта җитештерүләрен дә сораячаклар. Сан алу битләрендә инфраструктурага, техник чараларга, электр, су, газ һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләренә тоташуга, үз җылылык казаннарын, коеларын, скважиналарын, шулай ук телефон, Интернет челтәрен файдалануга һәм башкаларга кагылышлы сораулар да булачак.

- Барлык шәхси мәгълүматлар конфиденциаль. Алар халыкка гомумиләштереп кенә җиткереләчәк. Сорауларга дөрес җаваплар авыл хуҗалыгындагы реаль хәлне күрергә, илнең нинди аграр потенциалы булуын аңларга мөмкинлек бирәчәк. Алар буенча хөкүмәт әлеге тармакның үсешен максималь дөрес фаразлый, җитештерүчеләргә финанс ярдәмнең дәүләт прогаммаларына төзәтүләр кертергә һәм алга таба средстволарны кирәк җиргә юнәлтә алачак, - ди Марс Мөхәммәтшанович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев