Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа егетләре армиягә китә (+фото)

Армия сафларына көзге чакырылыш башлану уңаеннан бүген Ял үзәгендә тантаналы кичә узды. Анда булачак солдатларга район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов, ветераннарның район Советы рәисе Николай Дементьев, хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин, "Троица" чиркәве настоятеле Иоанн Ткачук, имам-хатыйп Ильмир Хәсәнов хәерле юл, район дәрәҗәсен төшермичә хезмәт итеп, исән-имин туган якларга әйләнеп...

Армия сафларына көзге чакырылыш башлану уңаеннан бүген Ял үзәгендә тантаналы кичә узды. Анда булачак солдатларга район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов, ветераннарның район Советы рәисе Николай Дементьев, хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин, "Троица" чиркәве настоятеле Иоанн Ткачук, имам-хатыйп Ильмир Хәсәнов хәерле юл, район дәрәҗәсен төшермичә хезмәт итеп, исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуларын теләделәр.
-Россия Президенты Владимир Путин боерыгы нигезендә армия сафларына алынучылар "кайнар" нокталарда хезмәт итмәячәкләр, шул исәптән Сириядә дә. Сез күбрәк Россиянең үзәк өлешенә "эләгәчәксез", - диде хәрби комиссар. Ул көзге чакырылышның беренче составы - 9 егет 24 октябрьдә озатылачак дип белдерде. Сәхнәдә ул аларга повесткалар тапшырды. Чара район һәвәскәрләренең дәртле чыгышлары белән үрелеп барды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Армия сафларына көзге чакырылыш башлану уңаеннан бүген Ял үзәгендә тантаналы кичә узды.