Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буада гаилә аллеялары барлыкка килә

Районда яшелләндерү акциясе дәвам итә. Шәһәрнең үзәк паркында гаиләләр аллеяләре барлыкка килә башлады. Беренче булып Җәүдәт Хөсәенов гаиләсе 80 мең сумга төрле агач үсентеләре алып утыртты. Соңрак әлеге изге эшкә Фәнил Шәйхаттаров һәм Тәлгать Фәсхетдинов гаиләләре дә кушылды. Һәркайсы 2,5-3 метрлы 40 төп зәңгәр чыршыны, 10 төп кырым акациясен һәм...

Районда яшелләндерү акциясе дәвам итә. Шәһәрнең үзәк паркында гаиләләр аллеяләре барлыкка килә башлады.

Беренче булып Җәүдәт Хөсәенов гаиләсе 80 мең сумга төрле агач үсентеләре алып утыртты. Соңрак әлеге изге эшкә Фәнил Шәйхаттаров һәм Тәлгать Фәсхетдинов гаиләләре дә кушылды. Һәркайсы 2,5-3 метрлы 40 төп зәңгәр чыршыны, 10 төп кырым акациясен һәм 15 төп кедр агачларына чокырларны казып, туфракка кичтән тиешле ашламаларны салып калдырдылар иде. Шимбә көнне бу гаиләләрнең олысы-кечесе үзләренең өлешләрен кертү өчен паркка ашыкты. Фәнил Фатыйх улының 5 яшьлек оныгы да килгән иде. Ул да кулына көрәк алып агач төбенә туфрак сала һәм әбисенә су ташырга булыша.

Әлеге гаиләне мин күптәннән беләм. Ике сугышны узган ветеран Фатыйх абый белән дә беркүпме таныш идем. Татар Биморзасы авылында башлангыч сыйныфларны укытты ул. Язын, көзен авылны яшелләндерүдә үзеннән өлеш керткән ветеранны авылдашлары бүген дә сагынып искә алалар.

Шундый изге гамәлләр кылу аңардан балаларына да күчкәндер.

-Елына автомобиль руле артында 65-70 мең километр юл үтәргә туры килә. Бездәге матурлык ул бик сирәктер. Район территориясенә килеп керүгә төпләре акка буялган агачлар каршылый. Бик сирәк күренеш бу. Бүген оныклар, гаиләң белән яшь агач үсентеләрен җир куенына утырту үзе бер шатлык ул. Һәр матурлыкны тоя, аны саклый белергә кирәк,- диде ул.

Үзәк паркта агач утырту эшенә дә ул кемгәдәр ярарга тырышу, мактану өчен дә түгел, фәкать моны күңеле кушуы буенча башкарды.

-Киләчәктә Яшьләр паркына да шундый агачлар утыртуны планлаштырабыз,- диде Фәнил Фатыйх улы.

Сүзгә Тәлгать Фәсхетдинов кушылды.

-Агач утырту изге эш-ләрдән санала. Кеше бер төп кенә агач утыртса да, табигатебезгә күпме файда эшли бит. Башкаларны да безгә кушылырга өндим,- диде ул. Район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов та Үзәк паркта көн дәвамында агачлар утыртуда катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев