Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буада көчле җил һәм юеш карлы ҺАВА ТОРЫШЫ сакланачак

Районда кичә көчле җил, буран һәм юеш кар күзәтелде. Мондый аномаль һава торышы республика территориясендә көньяк-көнбатыш циклонлы өермә көчәю белән бәйле. Төнлә көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 21-26 метрга кадәр җитәчәк. "Циклонлы өермәнең республика хәрәкәте барышында циклон тирәнәйгән һәм активлашкан. Андый актив хрәкәт, кагыйдә буларак, көчле җил, катнаш явым-төшемнәр, шулай ук...


Районда кичә көчле җил, буран һәм юеш кар күзәтелде. Мондый аномаль һава торышы республика территориясендә көньяк-көнбатыш циклонлы өермә көчәю белән бәйле. Төнлә көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 21-26 метрга кадәр җитәчәк.
"Циклонлы өермәнең республика хәрәкәте барышында циклон тирәнәйгән һәм активлашкан. Андый актив хрәкәт, кагыйдә буларак, көчле җил, катнаш явым-төшемнәр, шулай ук тимерчыбыкларга һәм агач ботакларында юеш кар ябышу, кыска вакытлы бураннар, күз күреме начарлану белән үрелеп бара", - диелгән Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсенең ашыгыч хәбәрендә.
Бүген вакыты белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендән явым-төшемнәр күзәтелергә мөмкин. Төнлә республикада 4 градус җылыдан 1 градуска кадәр салкын, көндез 4-9 градус кадәр җылытачак.
22 һәм 23 апрельдә тотрыксыз һәм салкын һава торышы саклана, вакыты белән катнаш явым-төшемнәр көтелә. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Көндез термометр баганалары 3-10 градус җылыны күрсәтәчәк.

Фото http://chaiknews.ru/news/a-4142.html сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Районда кичә көчле җил, буран һәм юеш кар күзәтелде.