Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буада көзге чәчү югары темпта бара

Район хуҗалыкларында көзге культуралар чәчелгән мәйданнар көннән-көн үрчи. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, чәчүгә барлык хуҗалыклар (фермер хуҗалыкларын да кертеп) керешкәннәр һәм 29 августка 10975 гектарда орлык җир куенына салынган. Районда шулай ук башка кыр эшләре дә дәвам итә. Төр культуралар уңышын җыю төгәлләнгәннән соң техник культураларны...

Район хуҗалыкларында көзге культуралар чәчелгән мәйданнар көннән-көн үрчи.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, чәчүгә барлык хуҗалыклар (фермер хуҗалыкларын да кертеп) керешкәннәр һәм 29 августка 10975 гектарда орлык җир куенына салынган. Районда шулай ук башка кыр эшләре дә дәвам итә. Төр культуралар уңышын җыю төгәлләнгәннән соң техник культураларны урдырырга һәм суктытырга керештеләр. "Бола"да, "Коммуна"да һәм "Кыят"та 270 гектарда рапс, "Авангард"та 160 гектарда соя суктырып алынган. Ындыр табакларына 250 тонна рапс һәм 230 тонна соя кайтарылган. "Авангард"та һәм "Ак Барс Буа" агрофирмасының 1 номерлы филиалында терлекләргә кышлату өчен силос сала башладылар. "Ямбулат"та бу эш төгәлләнгән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев