Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буада наркотик куллануга каршы ничек көрәшәләр

Буа шәһәр прокуратурасы бинасында узган чарада район наркотикларга каршы көрәш комиссиясе, мәгариф идарәсе, эчке эшләр бүлеге, ЮХИДИ бүлекчәсе, үзәк дәваханә һәм шәһәрнең урта һөнәри белем бирү йортлары вәкилләре катнашты. Утырыш шәһәр прокуроры Марс Фәткуллин җитәкчелегендә алып барылды. Анда 11 ай буе наркотикларга каршы алып барылган эш нәтиҗәләре барланды. Район эчке...

Буа шәһәр прокуратурасы бинасында узган чарада район наркотикларга каршы көрәш комиссиясе, мәгариф идарәсе, эчке эшләр бүлеге, ЮХИДИ бүлекчәсе, үзәк дәваханә һәм шәһәрнең урта һөнәри белем бирү йортлары вәкилләре катнашты. Утырыш шәһәр прокуроры Марс Фәткуллин җитәкчелегендә алып барылды. Анда 11 ай буе наркотикларга каршы алып барылган эш нәтиҗәләре барланды. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Альберт Шакиров наркотикларга бәйле җинаятьләр, алар белән көрәшү юллары турында сөйләде. Ә табиб-нарколог Люция Краснова бүгенге көндә диспансер исәптә 10, профилактик исәптә 23 кеше торуын белдерде. Аларга күрсәтелгән медицина ярдәме хакында да әйтеп узды.
Бу хакта тулырак материалны "Байрак" газетасының киләсе саннарында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Буа шәһәр прокуратурасы бинасында узган чарада район наркотикларга каршы көрәш комиссиясе,