Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буада нинди социаль программалар эшли?

"Бердәм Россия"нең Татарстан региональ бүлекчәсе 30дан күбрәк партия проектын гамәлгә ашыра. Татарстан - Россиядә барлык 23 федераль һәм өстәмә 9 региональ проект эшләүче бердәнбер территория. "Бердәм Россия"нең Та-тарстан бүлекчәсенең партия проектлары Миң-неханов Стратегиясе куйган мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән. Алар халыкны социаль яклаудан, сәламәтлек саклауны, мәгарифне, җәмәгать институтларын үстерүдән, татарстанлы-ларның яшәү...

"Бердәм Россия"нең Татарстан региональ бүлекчәсе 30дан күбрәк партия проектын гамәлгә ашыра. Татарстан - Россиядә барлык 23 федераль һәм өстәмә 9 региональ проект эшләүче бердәнбер территория.

"Бердәм Россия"нең Та-тарстан бүлекчәсенең партия проектлары Миң-неханов Стратегиясе куйган мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән. Алар халыкны социаль яклаудан, сәламәтлек саклауны, мәгарифне, җәмәгать институтларын үстерүдән, татарстанлы-ларның яшәү шартлары сыйфатын яхшыртудан гыйбарәт. Аерым игътибар социаль яклауга бирелә. Партия бу юнәлешне җаваплылыгының туры-дан-туры зонасы итеп саный һәм федераль партия проектларын реги-ональләре белән ныгыта. "Тормыш сыйфаты - сәламәтлек" федераль проекты, мәсәлән, шун-дыйлардан. "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлекчәсе инициативасы буенча әлеге программаны га-мәлгә ашыруның ае-рым юнәлеше булып фельдшерлык-акушерлык пунктларын төзү тора. Шунысы да мөһим - барлык ФАПлар бердәм модульле проект буенча төзеләләр һәм ачкычка тапшырылалар. Бу сыйфат тәэмин итәргә һәм бәяне төшерергә мөмкинлек бирә. Республикада 2012-2015 елларда 409 шундый пункт төзелгән, 1332 объект капиталь төзекләндерелгән. Үзәк дәваханәнең баш табибы Рөстәм Сәмәрханов әйтүенчә, районда бу вакыт эчендә 12 ФАП сафка бастырылган, 42се ремонтланган. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдус Гыйззәтов әйтүенчә, районда шулай ук "Без-нең кадерле ветеран", "Мәктәпкә җыенырга булыш" региональ проектлары, "Авылны үстерү", "Авыл клубы", "Чиста су", "Бюджет учреждениеләренең пар казаннарын алыш-тыру" республика прог-раммалары, "Балалар спорты" ("Ишегалды тренеры"), "Балалар бакчалары - балаларга" федераль проектлары һәм башкалар - ике дистәдән күбрәк программа актив гамәлгә ашырыла. "Күп-квартиралы йортларны капиталь төзекләндерү" республика программасы буенча быел 11 йорт ре-монтланды. Моның өчен 20,7 миллион сум акча тотылды. Төзүчеләр бу эшне вакытыннан алда төгәлләделәр. "Балалар спорты" буенча 2013-2015 елларда шәһәрдә 12 спорт мәйданчыгы ур-наштырылды. Агымдагы елда алар Ырыңгы һәм Иске Суыксу авылларында да сафка бастырылды. "Батыр" спорт мәктәбе ишегалдындагы мини-футбол мәйданчыгы бер минут та буш тормый дисәң дә ялгыш булмас. Тренерлар әтиле-уллы Ренат һәм Радик Садыйковлар кул астында футбол уйнаучы балалар күп.

- Мини-футбол кыры ачылу безнең мөмкин-лекләребезне, шуның белән җиңүләребезне ишәйтте, - ди Ренат Садыйков.

Ә балалар бакчалары төзү анда булган чиратларны киметүнең иң ышанычлы чарасы. Шәһәрдә ике ел рәттән яңа бакчалар ачыла. Былтыр Көнбатыш бистәдә 140 урынга исәп-ләнгән "Светофорик" мәктәпкәчә мәгариф уч-реждениесе балаларны кабул иткән иде. Эшли башлавына бер ел гына булса да, анда йөрүче сабыйлар үзләрен төр-ле яктан күрсәтергә өлгерделәр инде.

- Без бирегә "Алтынчәч" балалар бакчасыннан күчтек. 6 яшьлек кызым Полинага биредә бик ошый. Хезмәткәрләр ба-рысы да бик әйбәтләр, ягымлылар. Бина ма-тур, якты, иркен, яңа җиһазлар, уенчыклар - барысы да җәлеп итеп тора. Кызымның хәтта шимбә көнне дә бакчага барасы килә. Балаларны төрле яклап үстерергә дә барлык мөмкинлекләр бар биредә. Мәктәпкә дә әзерләнәләр, шашка да уйныйлар, юл йөрү кагыйдәләрен дә өйрәнә-ләр. Җыр-бию белән хәтта Россия күләмендә җиңүләр яуладылар. Шундый балалар бакча-лары күбрәк булсын иде, - ди Марина Ларионова. Игезәк уллары Артур белән Тимурны бирегә йөртүче Наталья Зәйнуллина да сабыйларының барлык шартлар тудырылган балалар бакчасында тәрбияләнүенә бик шат. Тиздән икенче за-манча балалар бакчасы ишекләрен ачачак. Ул Бикмураз авылының Төньяк-Көнчыгыш бистә-сендә төзелде һәм 80 урынга исәпләнгән.

- "Миләшкәй" 3-7 яшь-тәгеләр өчен чиратлар проблемасын тулысынча диярлек хәл итәчәк. Анда хәтта ясле төркеме ачу мөмкинлеге дә булачак, - ди район мәгариф идарәсе методисты Рә-зинә Хисаметдинова. Яңаларын төзү белән беррәттән бакчалар рес-публика программасы буенча капиталь төзек-ләндерелә дә. Республика бюджетыннан бүлеп би-релгән 30 миллион сум акчага быел "Теремок", "Аленушка", "Әкият" бак-чалары ремонтланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X