Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буада парламент дәресе узды (фоторепортаж)

Шәһәрнең 2 номерлы лицеенда традицион парламент дәресе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин катнашында узды. Дәрес республиканың 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеше Стратегиясенә багышланды. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Флера Хәмидуллинаның 9 сыйныфлар белән үткәргән дәресендә укучылар актив катнаштылар, белемнәрен күрсәттеләр. Ринат Гайзатуллинның чыгышын кызыксынып тыңладылар һәм күпсанлы сорауларын...

Шәһәрнең 2 номерлы лицеенда традицион парламент дәресе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин катнашында узды. Дәрес республиканың 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеше Стратегиясенә багышланды. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Флера Хәмидуллинаның 9 сыйныфлар белән үткәргән дәресендә укучылар актив катнаштылар, белемнәрен күрсәттеләр. Ринат Гайзатуллинның чыгышын кызыксынып тыңладылар һәм күпсанлы сорауларын яудырдылар. Аларны барысы да: депутатның көн тәртибе дә, закон чыгару өстендә эшләве дә, мәгариф системасына мөнәсәбәте дә кызыксындырды. Соңыннан Ринат Рәүф улы аларга теләкләрен җиткерде. Мондый дәресләр М. Вахитов исемендәге һәм 5 номерлы гимназияләрдә дә үтте. Аларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһүдин катнашты. Әлеге уку йортларында да очрашулар җанлы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев