Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа сәхнәсендә – Равил Шәрәфи һәм Исламия Мәхмүтова

"Театраль Буа-2015" декадасы кысаларында икенче көнне Кәрим Тинчурин исемендәге театрның легендар артистлары сәхнә тотты. Тамаша алдыннан фойеда халык мәж килде - афишалар белән таныштылар, чәчәк бәйләмнәре сатып алдылар. Тамашачы иркенләп утыргач, аларны "хуҗа" Раил Садриев сәламләде: -Декадага Камал театры артистлары старт бирде. Бүген бездә Татарстанның икенче абруйлы театрының мәшһүр труппасы....


"Театраль Буа-2015" декадасы кысаларында икенче көнне Кәрим Тинчурин исемендәге театрның легендар артистлары сәхнә тотты.
Тамаша алдыннан фойеда халык мәж килде - афишалар белән таныштылар, чәчәк бәйләмнәре сатып алдылар. Тамашачы иркенләп утыргач, аларны "хуҗа" Раил Садриев сәламләде:
-Декадага Камал театры артистлары старт бирде. Бүген бездә Татарстанның икенче абруйлы театрының мәшһүр труппасы. Нинди дәрәҗә! Мондый театр бәйрәме белән кайсы район мактана ала?! - дип, Буа тамашачысы өлешенә тигән бәхеткә басым ясап, ул аның Ш.Фәхретдиновның "Алтын көз" спектаклен башларга хәер-фатыйха бирде.
Караңгы көз, бертуктаусыз яуган яңгырлы көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераны аның карчыгы яшәгән авыл тормышы күрсәтелә. Ә рольләрдә кемнәр диген?! Татарстанның халык артисты Тимер Зиннуров, Татарстанның халык артисты Лалә Миңнуллина, Россия Федерациясенең атказанган артисты Исламия Мәхмүтова! Халыкның күзе - сәхнәдә, мин тамашачыны күзәтәм. Кымшанмыйча да карыйлар. Ошый, димәк! Спектакль тәмамлангач та берсе дә урыныннан кузгалмады, артистларны көчле алкышларга күмделәр. Ә бит бу кичтә тинчуринлыларның бүген Буа театры сәхнәсендә икенче спектакле иде.
Исламия апа Мәхмүтова түзмәде, сүз алды:
-Буага 51нче мәртәбә килүем. Ышанасызмы, әле килеп туймадым. Гомерем буе сәхнәдә яшәп нинди генә тамашачыны күрмәдем, ләкин мондагылар җылыраклар да, гадирәкләр дә. Рәхмәт сезгә! - диде. Залдагылар моңа каршы аягүрә басып кул чапты.
Әлфинур Йосыпова.
Автор фотосы.
Фәнзилә Галимова, тамашачы:
-Бүген спектакльгә авылдан әниемне дә алып килдем. Исламия Мәхмүтованы тере килеш күрәсем килә, дип аптыратты. Мондый легендар артист киләсен белгәч, икенче авылдан тагын ике туганым миңа билет алдырдылар. Барыбызга да спектакль ошады. Бу театр бәйрәме беткәнче тагын бер барасы иде әле.
Шәүкәт Сабирҗанов, тамашачы:
-Кичә Камал театры артистларының уйнавын карадым. Искиткеч! Күршемә рәхмәт, мине ул кыстады. "Әлдермештән Әлмәндәр" спектаклендәге Әҗәл дә уйный дигәч, кызыксынып куйдым. Без,гади авыл кешесе, әле кайчан мондый бөек артистларны күрә алыр идек?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев