Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буада урып-җыю эше яртысыннан узды

Районда кырларында урып-җыю эшләренең яртысы төгәлләнде. Соңгы көннәрдә игенчеләр язгы бодайны да шактый суктырдылар, солыны җыюга да керештеләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 4 августка 28 меңнән күбрәк гектарда бөртекле-кузаклы культуралар урдырылды, 27 мең гектардан күбрәк мәйданда суктырылды. 96,6 мең тоннага якын ашлык ындыр табакларына...

Районда кырларында урып-җыю эшләренең яртысы төгәлләнде. Соңгы көннәрдә игенчеләр язгы бодайны да шактый суктырдылар, солыны җыюга да керештеләр.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 4 августка 28 меңнән күбрәк гектарда бөртекле-кузаклы культуралар урдырылды, 27 мең гектардан күбрәк мәйданда суктырылды. 96,6 мең тоннага якын ашлык ындыр табакларына озатылды. Барлык культураларның район буенча һәр гектардан уртача чыгышы 34,6 центнерга тиң.
Аерым алганда 18 мең гектрага якын мәйданда көзге бодай, 371 гектарда көзге арыш суктырылды. Язгы бодай 878 гектарда җыеп алынды. Арпаны 6,3 мең гектарда, борчак 2,3 мең гектарда суктырылды. Соңгы көннәрдә солыны да урып-җыюга керештеләр. Анысы 394 тонна төяп озатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев