Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буада өй туе: 16 кеше яңа квартира алды (фоторепортаж)

Гагарин урамында, сүтелгән иске сарайлар урынында 16 квартиралы күпкатлы йорт калкып чыкты. Шушы көннәрдә генә аның яңа хуҗаларына ачкычлар тапшырылды. Алар - ятим балалар һәм тузган торактан күченүчеләр. Бу көнне бер ел дәвамында көткәннәр. Подрядчы оешма - "Буа МСО"сы йортны республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 17,5 миллион сум акчага узган елның...

Гагарин урамында, сүтелгән иске сарайлар урынында 16 квартиралы күпкатлы йорт калкып чыкты. Шушы көннәрдә генә аның яңа хуҗаларына ачкычлар тапшырылды.
Алар - ятим балалар һәм тузган торактан күченүчеләр. Бу көнне бер ел дәвамында көткәннәр. Подрядчы оешма - "Буа МСО"сы йортны республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 17,5 миллион сум акчага узган елның җәендә төзи башлаган. Җиңү бәйрәме алдыннан өлгерттеләр. "Өй туе"на республика кунагы - Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының опека, попечитель һәм педагогик ярдәм бүлеге начальнигы Зөлфия Мөсәбирова да килгән иде.
-Ятим балалар тулы канлы тормыш алып барсыннар өчен республика тарафыннан һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. Күрәм, Буада да әти-әнисез калган балаларга игътибар зур. Алар шушы өйдә исән-сау, балалар үстереп бәхетле яшәсеннәр иде, - дигән теләк белдерде ул. Аның сүзләренә муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов та кушылды. Аннан тантанага килгән район оешма-предприятие җитәкчеләре квартира алучы 5 ятимгә бүләкләр дә тапшырдылар. Өйле дә, күчтәнәчле дә булган егет-кызларның, аларны тәрбияләп үстергән опекуннарының шатлыклары эчләренә сыймады. Чүпрәле районында яшәсәләр дә, Буадан квартира алырга теләгән Булат Хәлимов, аның әбисе Мөслимә Хөсниева хисләрен яшереп тора алмадылар.
-Өч яшеннән ятим калган инвалид оныгым "түбәле" булды, Аллага шөкер. Үз почмагы бар хәзер. Инфаркт кичергән йөрәгем гомер буе шушы бала өчен "янды", ә бүген шатлыктан "сикерә". Рәхмәт барысы өчен, - диде Мөслимә апа.
Козловка авылыннан абыйлы-сеңелле Юрий һәм Наталья Железновларның да сөенечтән йөзләре балкый. Юрий күптән түгел генә тормыш корып җибәргән, "хатыным белән яңа квартирада яшәрбез", ди, ә сеңлесе Наталья исә тизрәк Буага күчеп килеп, күршедәге "Ромашка" балалар бакчасына кызын биреп, эшкә чыгарга омтыла икән.
Уңайсыз, тузган торакта яшәүчеләр дә ятимнәрдән ким куанмадылар, яңа квартираларын карап кат-кат әйләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев