Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буалы депутатларның акчаларын саныйлар

Муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсъәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова белдерүенчә, Район Советы депутатлары һәм аларның гаиләләре быел беренче тапкыр үзләренең керемнәре, мөлкәтләре һәм милек характерындагы йөкләмәләре хакында декларация тапшыралар. Район буенча аларның саны 241әү. Әлеге яңалык "Коррупциягә каршы тору" турындагы федераль законына кертелгән үзгәрешләр нигезендә башкарыла. Бу уңайдан...

Муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсъәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова белдерүенчә, Район Советы депутатлары һәм аларның гаиләләре быел беренче тапкыр үзләренең керемнәре, мөлкәтләре һәм милек характерындагы йөкләмәләре хакында декларация тапшыралар. Район буенча аларның саны 241әү.

Әлеге яңалык "Коррупциягә каршы тору" турындагы федераль законына кертелгән үзгәрешләр нигезендә башкарыла. Бу уңайдан районда махсус оештырылган эш төркеме депутатларга декларация тутыру тәртибе өйрәтеп, куст семинарлары да үткәргәннәр.

Шул рәвешле 30 апрельгә кадәр һәр депутат декларацияне район Советындагы оештыру бүлегенә тапшырырга тиеш. Анда күрсәтелгән мәгълүматларның дөреслеген әлеге бүлектә эшләүче кадрлар хезмәтчелеге һәм шәһәр прокуратурасы тикшерә. Әгәр дә депутат керем-чыгымнарын ялганлап күрсәтә икән, ул закон каршында җавап бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев