Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буалы әти-әниләр БДИ тапшырды (фоторепортаж)

Әти-әниләрнең бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру буенча Бөтенроссия акциясе шәһәрнең 1 номерлы мәктәбендә узды. Бүген сынауны быелгы чыгарылышларның әти-әниләре белән бергә муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, урынбасары Зөлфия Сәйфетдинова, район мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Ханбиков та тапшырды. Парта артына барлыгы 15 кеше утырды. Максаты өлкәннәрне имтихан процедурасы белән тулысынча...

Әти-әниләрнең бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру буенча Бөтенроссия акциясе шәһәрнең 1 номерлы мәктәбендә узды. Бүген сынауны быелгы чыгарылышларның әти-әниләре белән бергә муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, урынбасары Зөлфия Сәйфетдинова, район мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Ханбиков та тапшырды. Парта артына барлыгы 15 кеше утырды. Максаты өлкәннәрне имтихан процедурасы белән тулысынча таныштыру, аның белән бәйле киеренкелекне киметү булган әлеге чарада барысы да чын имтихандагыча иде. Ата-аналар металл эзләгеч рамасы аша уздылар, аудиториягә паспорт, ручка гына алып керделәр, алдан билгеләнгән урыннарына утырдылар, имтиханны аудиториядә оештыручыларның инструктажын тыңладылар, КИМнарны имтиханга старт бирелгәч кенә алдылар, бланкларны тутырдылар һәм оф-лайн режимдагы видеокүзәтү астында 40 минут дәвамында биремнәрне үтәделәр. Аңа кадәр район мәгариф идарәсенең өлкән методисты Илсур Хәсәнов, җыеп әйткәндә, кыска ата-аналар җыелышы үткәрде, сорауларга җаваплар бирде. Имтихан вакыты чыккач пресс-конференция булды, имтихан тапшыручылар фикерләре белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев