Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буалы укучылар “ГТО” Фестиваленең региональ этабында өченче урын алдылар

Яр Чаллы шәһәрендә узган "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы Фестиваленең региональ этабында Буа данын сайлап алу турында җиңгән 8 укучы яклады. Район мәгариф идарәсе начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Македонская һәм 2 номерлы лицейның физкультура укытучысы Рафаэль Сәйфетдинов җитәкчелегендәге, Кыят мәктәбендә 6 сыйныфта укучы Юля Ивановадан, 7...

Яр Чаллы шәһәрендә узган "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы Фестиваленең региональ этабында Буа данын сайлап алу турында җиңгән 8 укучы яклады. Район мәгариф идарәсе начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Македонская һәм 2 номерлы лицейның физкультура укытучысы Рафаэль Сәйфетдинов җитәкчелегендәге, Кыят мәктәбендә 6 сыйныфта укучы Юля Ивановадан, 7 сыйныф укучылары - Ырыңгыдан Алексей Дворцовтан, 5 номерлы мәктәптән Максим Ишимовтан, 1 номерлы мәктәптән Эмилия Ратниковадан, Янтуган мәктәбенең 8 сыйныфында белем алучы Нияз Идрисовтан, 9 сыйныф укучылары - Килдураздан Лилия Әхмәтовадан, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Александр Македонскийдан, лицей-интернаттан Айгөл Камәретдиновадан торган команда 13 иң көчле команда арасында өченче урын алды. Балалар үзләрен 8 спорт төрендә, шулай ук музыкаль, теоретик, журналистик һәм ГТО комплексын алга сөрү буеча проектны яклау конкурсларында сынадылар. Шәхси беренчелектә йөзү буенча Эмилия III баскыч укучылары арасында беренче, Александр IV баскыч укучылары арасында икенче урын яулады. Эмилиятагын гомум физик әзерлек буенча шәхси зачетта өченчелекне алды. Барлык катнашучыларга Дипломнар, медальләр, сувенирлар тапшырылды. Бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яр Чаллы шәһәрендә узган “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультураспорт комплексы Фестив...