Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буалы укытучылар спартакиадада ярышты

Укытучылар мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасының муниципаль этабында көч сынадылар һәм район данын 17 октябрьдә Мамадышта үтәчәк республика бәйгесендә яклаучыларны ачыкладылар. Бадминтон буенча анда Әлкидән Зөлфия Шәрипова, Ырыңгыдан Валерий Салабайкин, урыннан озынлыкка сикерүдә Алшихтан Владимир Владимиров, Раководан Людмила Тютина, армрестлингта Иске Суыксудан Флера Хәлимова, Аксудан Фәнил Җамалетдинов, пневматик мылтыктан атуда Югары...

Укытучылар мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасының муниципаль этабында көч сынадылар һәм район данын 17 октябрьдә Мамадышта үтәчәк республика бәйгесендә яклаучыларны ачыкладылар. Бадминтон буенча анда Әлкидән Зөлфия Шәрипова, Ырыңгыдан Валерий Салабайкин, урыннан озынлыкка сикерүдә Алшихтан Владимир Владимиров, Раководан Людмила Тютина, армрестлингта Иске Суыксудан Флера Хәлимова, Аксудан Фәнил Җамалетдинов, пневматик мылтыктан атуда Югары Лашчыдан Лариса Андреева, Яңа Чәчкаптан Ирек Солтанов чыгыш ясаячаклар. Аркан тартуда нигездә Иске Суыксы укытучылары - Илдус Әхмәтшин, Илдус Хөсәенов, Лилия Булатова, Флера Хәлимова һәм Янтуганнан Салават Хәсәнов. Җиңел атлетика эстафетасында лицей-интернаттан Гөлнара Хәлиева, 1 номерлы мәктәптән Татьяна Петухова, Марат Мөхәммәтҗанов, Зур Фроловадан Ленар Садыйков йөгерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев