Буалылар Казан ярминкәсенә 91 тонна продукция төяп баралар
Татарстанда 5 сентябрьдән авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Алар 26 декабрьдә генә ябылачак. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, ярминкәләрдә азык-төлек базар бәясеннән 15-20 процентка очсызрак. Быел Казанда 8, Яр Чаллыда 2 мәйданда ярминкәләр оештырылды. Буалылар Чүпрәле районы сәүдәгәрләре белән чиратлашып Восстание разъездында, Коләхмәтов урамы, 1 номерлы...
Татарстанда 5 сентябрьдән авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Алар 26 декабрьдә генә ябылачак.
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, ярминкәләрдә азык-төлек базар бәясеннән 15-20 процентка очсызрак. Быел Казанда 8, Яр Чаллыда 2 мәйданда ярминкәләр оештырылды. Буалылар Чүпрәле районы сәүдәгәрләре белән чиратлашып Восстание разъездында, Коләхмәтов урамы, 1 номерлы йорт каршысында сату итәләр. 5 сентябрьдә чүпрәлеләр Казан халкына очсыз продукцияне тәкъдим итсәләр, 12 сентябрьдә безнекеләр барачаклар. Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Гөлинә Шәрәфетдинова сүзләренә караганда, ярминкәгә агрофирмалар, оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре барысы бергә 50 тонна товар алып барачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев