Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буалылар кулланучы хокуклары бозылуның нинди фактлары белән очраша?

15 март - календарьда Кулланучы хокукларын яклау көне. Бу уңайдан газета укучыларга сорау юлладык: без кулланучы хокуклары бозылу фактлары белән тормышта еш очрашабызмы? Нина ВАСИЛЬЕВА, хезмәткәр: -Үз хокукларыбызны җитәрлек белмибез. Шуннан файдаланып аларны бозалар да. Бер генә мисал китерәсем килә. Бу хәл үзәк дәваханә янындагы сәүдә үзәклә-ренең берсендә бер ел...

15 март - календарьда Кулланучы хокукларын яклау көне. Бу уңайдан газета укучыларга сорау юлладык: без кулланучы хокуклары бозылу фактлары белән тормышта еш очрашабызмы?
Нина ВАСИЛЬЕВА, хезмәткәр:
-Үз хокукларыбызны җитәрлек белмибез. Шуннан файдаланып аларны бозалар да. Бер генә мисал китерәсем килә. Бу хәл үзәк дәваханә янындагы сәүдә үзәклә-ренең берсендә бер ел элек булган иде. Касса янына кәрҗинен шыплап тутырган бер хатын-кыз, аның артыннан кулына бер-ике кап печенье, тагын ниндидер вак-төяк тоткан әби килеп бастылар. Шунда кәрҗиндәге кофе идәнгә шуып төшеп ватылды. Ул әби кәрҗингә тиеп киткәнгә төште, дип, аны гаепләделәр. Кибетче хатын-кызга йөгерә-йөгерә икенче банканы алып килеп бирде, ә акчасын әбидән түләттеләр. Ул, мескенем, акчасы җитәрлек булмаганга, кулындагы әйберләрен кире киштәгә илтеп куйды да, ватылган кофе өчен түлә-де,бүтән бу кибеткә йөрмәм инде дип чыгып китте. Нигә аны якламадым икән дип хәзер дә үкенәм. Нәкъ менә кулланучы хокукларын белмәвем "тыеп калды". Хәзер беләм инде - түләнмәгән товар кибетнеке ул. Үзең белә торып атып бәрмәгәндә, төшеп китеп ватылган товар өчен сатып алучы түләргә тиеш түгел.
Камилә ХӘЙРУЛЛИНА, офис хезмәткәре:
- Кызганычка каршы, очрашырга туры килә. Моннан бер ел элек шәһәрдәге мобиль телефоннар сатучы бер сәү-дә ноктасыннан телефон сатып алдым. Ике атна эшләдеме икән, тиктомалдан сүнеп китә башлады. Сәүдә ноктасы администрациясе телефонымны экспертизага җибәргәч, гаеп үзләрендә булуы ачыкланды. Аннан ясатырга җибәрделәр. Хокукларымны белеп, бу вакыт эчен-дә миңа кулланырга телефон биреп торуларын таләп иттем. Ике атнадан соң тагын эшләмәде. Инде бу юлы тикшертеп тә тормыйча гаеп үземдә диделәр. Шуннан соң кулланучы хокукларын яклау бүлегенә мөрәҗәгать иттем. Әлеге очракта телефонны кире кайтарырга хокукым булу ачыкланды. Акчасын кире алырга да була иде, ләкин яңа телефон сатып алдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев