Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буалылар пионер елларын искә алдылар (+фото)

19 майда - Пионерлар көне. Бүген ул аерым билгеләп үтелми, шулай да кичәге пионерлар - урта һәм өлкән буын вәкилләре өчен әлеге дата бәйрәм булып кала. Аз-маз тарихка күз салсак, ул 1922 елдан барлык пионерларның һәм аларның оешмаларының көне булып санала башлый һәм 90нчы еллар башына кадәр гамәлдә була. Пионерга...

19 майда - Пионерлар көне. Бүген ул аерым билгеләп үтелми, шулай да кичәге пионерлар - урта һәм өлкән буын вәкилләре өчен әлеге дата бәйрәм булып кала.

Аз-маз тарихка күз салсак, ул 1922 елдан барлык пионерларның һәм аларның оешмаларының көне булып санала башлый һәм 90нчы еллар башына кадәр гамәлдә була. Пионерга барлык укучыларны да алалар иде. Дәүләт флагы төсендәге кызыл пионер галстугы йөрткән һәр укучы яхшылык, игелеклелек сагына басарга, җәмәгать эшләрендә катнашырга - макулатура җыеп тапшырырга, чисталык, тәртип булдырырга, өлкәннәргә булышырга тиеш. Әмма болар барысы да ирекле төстә башкарылды. Пионер тормышы ул быргы, барабан тавышы, байрак значокга отряд белән походлар, учак янында җырлар, "Аҗаган" уеннары, тантаналы линейкалар да. Алар башкарган эшләр турында төрле елларда вожатый булып эшләгән райондашларыбыз сөйли.

Нурания Бикмуллина, пенсиядәге укытучы, Яңа Чәчкап авылы:

- Мин 1961-70 елларда Яңа Чәчкап мәктәбендә өлкән пионер вожатые булып эшләдем. Пионер тормышының гөрләгән чагы. Дәрестән соң укучылар белән төрле чаралар оештырабыз, эшләнгән эшләребез турында отряд, дружина альбомнарына теркәп барабыз. Ленин туган көнне пионерга алу зур тантана булып үтә иде. Ә Пионерлар көнендә табигатькә чыгулар, анда төрле ярышлар, уеннар оештырулар истә калган. Тимурчыларыбыз да һәрвакыт эштә булды - ялгыз яшәүче бер генә өлкән кеше дә игътибарсыз калмады. Пионер оешмасы беренче чиратта оешканлык, бердәмлек бит ул. Пионер вожатыйларының үзләре өчен Буаның пионерлар йортында ай саен семинарлар үткәрелә иде. Анда эшләгәнгә нәтиҗәләр ясалды, яңалыклар җи-ткерелде, тәҗрибәләр өйрәнелде. Пионерлар йорты директоры Нурия Дәүләтшина төгәл булуыбызны таләп итте. Шундый бер семинардан Түбән Наратбаш авылыннан көзге караңгыда кырлар өстеннән җәяү кайт-канымны бүгенгедәй хәтерлим. Авыр, әмма күңелле вакытлар иде ул.

Антонина Бахтинова, Чуаш Киштәге мәктәбе укытучысы:

- Минем вожатыйлык стажым зур түгел - ул пионерлар "гомеренең" соңгы елларына туры килде. Шулай да искә алырлык хатирәләр бар. Туристлык слетлары, урманга походлар, "Сәламәтлек көн-нәре" күңелле үтә иде. Һәр отрядның үз девизы, визит карточкасы, җыры, алга билгеләнгән планнары, аларга нәтиҗәләр ясау, җыеннарда нә-тиҗәләр ясау, алдынгыларны бүләкләү барлык укучыларны берләштерде, җаваплылык хисе бирде. Китапханәнең бер почмагында Пионерлар көне уңаеннан кечкенә күргәзмә оештырачакмын. Анда пионер атрибутларын, ул еллардагы фотоларны һәм программаларны куячакмын. Укучылар кызыксыныр дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев