Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буалылардан иң көчле юнармиячеләр кемнәр? (фоторепортаж)

Моны кичә район мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге оештыруында "Батыр" спорт мәктәбе һәм 2 номерлы лицей базасында узган "Алга, юнармиячеләр!" хәрби-патриотик уенында ачыкладылар. Дүртәр кешедән торган 23 команда катнашты анда. 8-9 сыйныфларда укучы егетләр һәм кызлар стройда йөрүдә, көч күнегүләрендә, төз атуда, автоматны сүтеп-җыюда, противогаз киюдә осталыкларын һәм...

Моны кичә район мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге оештыруында "Батыр" спорт мәктәбе һәм 2 номерлы лицей базасында узган "Алга, юнармиячеләр!" хәрби-патриотик уенында ачыкладылар. Дүртәр кешедән торган 23 команда катнашты анда. 8-9 сыйныфларда укучы егетләр һәм кызлар стройда йөрүдә, көч күнегүләрендә, төз атуда, автоматны сүтеп-җыюда, противогаз киюдә осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Киеренке көрәштә лицей-интернат командасы җиңү яулады. Икенчедә - М. Вахитов исемендәге гимназия, өченчедә 1 номерлы мәктәп юнармиячеләре. Мәктәпләр укытучыларына бәйгеләрне хөкем итәргә районара хәрби комиссариаты хезмәткәрләре дә ярдәм итте, төз атучыларга бүләкләрне РОГО "ДОСААФ" җитәкчелеге дә әзерләде.

- Барлык мәктәпләр дә яхшы әзерлектә килгән иделәр, - ди җирле "Юнармия" штабы начальнигы Александр Андреев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев