Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буанның яшьләр паркы яңарачак (+фото)

Шәһәрнең узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында нигез салынган Яшьләр паркы тиздән тагын бер яшьлеген кичерәчәк - анда төзекләндерү эшләре башкарылачак. Ул ике этаптан торачак. 2001 елда реконструкция үткәрелгән иде инде анда - тротуарлар ясалды, эскәмияләр, яктырткычлар куелды, фонтан яртылаш урнаштырылды. Күп чаралар шунда оештырыла башлады. Ул вакытларда паркта, исәпләүләр буенча, көненә...

Шәһәрнең узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында нигез салынган Яшьләр паркы тиздән тагын бер яшьлеген кичерәчәк - анда төзекләндерү эшләре башкарылачак. Ул ике этаптан торачак.

2001 елда реконструкция үткәрелгән иде инде анда - тротуарлар ясалды, эскәмияләр, яктырткычлар куелды, фонтан яртылаш урнаштырылды. Күп чаралар шунда оештырыла башлады. Ул вакытларда паркта, исәпләүләр буенча, көненә уртача 75 кеше ял иткән булса, Мәдәни үсеш үзәге төзелгәннән соң бу сан ике тапкырга үскән, ә алда торган үзгәрешләр белән әлеге күрсәткечне 500гә җиткерергә планлаштыралар. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Илдус Гыйззәтов әйтүенчә, моның өчен 39 миллион сум тирәсе акча тотылачак һәм ул тулысынча республика бюджетыннан бүлеп бирелә. Беренче этапка инде карлар эреп бетү белән керешәчәкләр дә. Аны яктырткычларны яңартудан башлаячаклар. Быелның август башларына кадәр тагын су кертү, фонтаннан канализация чыгару, юллар салу күздә тотыла. Берникадәр үзгәрешләр дә булачак. Беренчедән, паркка керү урыннарын арттырачаклар. Әлегә кадәр алар дүртәү булса, киләчәктә алтыга җиткереләчәк. Яңалары "Әкият" балалар бакчасының ике ягыннан ачылачак. Шулай ук ял итәргә килүчеләргә автомобильләрен куеп калдыру өчен парковкалар өчәү булачак. Аның Мәдәни үзәк янындагысы эшли инде. Тагын бер үзгәреш зур сәхнәгә кагыла - ул башка урынга күчереләчәк, каршында амфитетатр булачак.

Халык теләп йөри торган җиргә әвереләчәк паркның 70 проценттан күбрәге пассив, калганын актив ял итү өчен билгеләнә. Соңгысы өчен спорт, балалар мәйданчыклары урнаштырылачак. Матурлык белән хозурланырга, саф һава суларга теләүчеләр күп санлы эскәмияләргә утырып ял итә алачаклар. Күләгәле урыннар да булачак.

- Парк бит әле ул яшеллек, дигән сүз дә. Ул анда шулай ук күп үсәчәк. Нинди үләннең, агач-куакның кайда утыртылуы да проект буенча билгеләнгән, - ди Илдус Гыйззәтов. Җыеп әйткәндә, Яшьләр паркы матурлыгы, уңайлыгы белән дә, төрле чаралар үткәрү ягыннан да Үзәк парктан калышмаячак.

Президент программалары эшләп торса, Яшьләр паркын төзекләндерүне төгәлләү генә түгел, яңа эшләр башкарырга да планнар бар районда. Илдус Гыйззәтов әйтүенчә, шикәр заводы паркын, Арефьев урамындагы, "Ромашка" балалар бакчасындагы скверларны төзекләндерергә, яңа аллеялар ясарга телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев