Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буаның "Мелиоратор" үзидарәсе балалар мәйданчыгы отты

Шәһәрнең Арефьев урамындагы 19 номерлы йорт каршысында "Мелиоратор" территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе откан 160 мең сум грант акчасына яңа балалар мәйданчыгы куелды. Шәһәр башлыгы урынбасары Светлана Зайцева сүзләренә караганда, шушы көннәрдә мәйданчыкка кергән уен комплектларын - карусельны, таганны, "тау"ны Казанның "СпортТорг" җәмгыяте эшчеләре урнаштырып киткәннәр. Ә "Идарәче компания" мәйданның җирен ком...

Шәһәрнең Арефьев урамындагы 19 номерлы йорт каршысында "Мелиоратор" территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе откан 160 мең сум грант акчасына яңа балалар мәйданчыгы куелды.
Шәһәр башлыгы урынбасары Светлана Зайцева сүзләренә караганда, шушы көннәрдә мәйданчыкка кергән уен комплектларын - карусельны, таганны, "тау"ны Казанның "СпортТорг" җәмгыяте эшчеләре урнаштырып киткәннәр. Ә "Идарәче компания" мәйданның җирен ком белән түшәде.
-Быел да "Татарстан Республикасының елның иң яхшы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе" конкурсында катнашырга ниятлибез. Аннан грантлар отсак, йә шәһәр бюджетында средстволар булса, киләчәктә дә башка ширкәт составына кергән күпкатлы йортлар ишегалдында да мондый мәйданчык ясарбыз. Әлегә заманча уен комплектлары шәһәрнең Парк тыкрыгы урамы 3 номерлы йорт каршысына һәм үзәк паркка куелды, - дип белдерә Светлана Зайцева.
Ул шулай ук мәйданчыкны күпкатлы йортларда яшәүчеләр үзләре инициатива күрсәтеп уртак җыелган акчага да куйдырырга мөмкин, дип белдерде. Моның өчен аларга үзләренең "Идарәче компания"ләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Ә хәзергә Арефьев урамы 19 номерлы йорт каршындагы мәйданчык гөрли - тирә-юньдәге күпкатлы йортларда яшәүче әби-бабайлар, әти-әниләр һәр кичне бирегә агыла. Кайсысы оныкларын, балаларын арбада тарткан, кайсы кулына җитәкләгән.
-Элек бала белән барырга урын юк иде. Мәйдандагы таганнар иске, егылып төшәр диеп куркып тора идем. Яңасы матур да, ышанычлы да, - ди ? бала әнисе ?.
Алар барысы да "Мелиоратор" үзидарәсе рәисе Мәсгудә Гыйматдиновага рәхмәтле. Ел саен үзидарә составына кергән йортларда чистарту-агарту, территорияне төзекләндерү, бизәү - җәен чәчәкләргә утырту, кышын боздан катырылган таулар, әкият геройлары ясау кебек эшләрне җиренә җиткереп эшләгән өчен алынган грант акчасына алынган мәйданчыкның озак еллар сабыйларны шатландырсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев