Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буаның үзәк паркында – Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне (фоторепортаж)

Былтыр паркта Социалистик Хезмәт Геройлары Аллеясен тантаналы ачканда, муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте көнен биредә билгеләп үтүне традициягә кертергә кирәклеген әйткән иде. Ул үтәлде - кичә бәйрәм көнендә анда Геройларның балалары, якыннары, хезмәт ветераннары, агрофирмалар, хуҗалыклар, оешма-предприятиеләр, төрле ведомстволар җитәкчеләре, хезмәткәрләре, мәктәпләр укучылары җыелды. Чыгыш...

Былтыр паркта Социалистик Хезмәт Геройлары Аллеясен тантаналы ачканда, муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте көнен биредә билгеләп үтүне традициягә кертергә кирәклеген әйткән иде. Ул үтәлде - кичә бәйрәм көнендә анда Геройларның балалары, якыннары, хезмәт ветераннары, агрофирмалар, хуҗалыклар, оешма-предприятиеләр, төрле ведомстволар җитәкчеләре, хезмәткәрләре, мәктәпләр укучылары җыелды. Чыгыш ясаучылар бюстлары Аллеяда урнашкан якташларыбызның хезмәт фронтында күрсәткән батырлыкларын искә алдылар, районның бүгенгесе турында сөйләделәр. Туган якны өйрәнү музее районның авыл хуҗалыгы турында фотокүргәзмә, үзәк китапханә хезмәткәрләре - китап күргәзмәсе оештырганнар иде. Шулай ук җирле шагыйрьләр туган җир турында шигырьләрен укыдылар, балалар, район мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгыш ясадылар. Соңыннан барысы да Геройлар бюстларына чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев