Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чәчү якынлаша

Механизаторлар өчен урыннарда уңайлы эш шартлары тудырылганда нәтиҗәләр көтелгәннән югарырак була. "Ак Барс Буа" агрофирмасының 1 номерлы "Тахаръял" филиалында хуҗалыклар җи-тәкчеләре, баш инженерлары катнашында узган семинар-киңәшмәдә дә сөйләшү шул хакта барды. Агрофирма механизаторларының язгы чәчүгә әзерлеге белән танышу Таковар машина-трактор паркыннан башланды. Территориягә килеп керүгә биредә барлык төр техниканың да...


Механизаторлар өчен урыннарда уңайлы эш шартлары тудырылганда нәтиҗәләр көтелгәннән югарырак була. "Ак Барс Буа" агрофирмасының 1 номерлы "Тахаръял" филиалында хуҗалыклар җи-тәкчеләре, баш инженерлары катнашында узган семинар-киңәшмәдә дә сөйләшү шул хакта барды.
Агрофирма механизаторларының язгы чәчүгә әзерлеге белән танышу Таковар машина-трактор паркыннан башланды. Территориягә килеп керүгә биредә барлык төр техниканың да ремонтланып, буялып тезеп куелуы биредә чын хуҗалар булуы, аларга "минеке" дип сакчыл караулары күзгә ташланды.
Семинарда катнашкан муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов та механизаторларның әзерлегенә сокланып, югары бәя бирде һәм башкаларны да эшне алар кебек башкарырга чакырды. Чынлап та, бригадир, агроном һәм учетчик булып эшләүче Александр Бахтинов хез-мәтне оештыра белә. Ул слесарьлар Николай Кузьмин, Николай Салмин белән техниканы да төзә-тергә өлгергән. Һәр машинага гидравлика урнаштырылган. Бу тракторчылар эшен дә күпкә җиңеләйтә. Механизаторлар өчен уңайлы шартлар булдыру буенча да дирекция тарафыннан чаралар күрелгән. Яңа механизаторлар йорты, остаханә файдалануга тапшырылган.
Быел һәрбер хуҗалыкның да язгы кыр эшләренә әзерлеген дәлилләүче паспорты булырга тиеш. Семинар хуҗаларында ул бар инде. Орлык тиешле таләпләргә туры килә. Эш-не ике сменада алып бару өчен үз механизаторлары җитәрлек.
Киңәшмә Әлши мәдәният йортында дәвам итте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рәис Юнысов үз чыгышын язгы кыр эшләрендә файдаланучы агрегатларның кайсы хуҗалыкта нинди хәлдә булуын анализлаудан башлады.
- Район буенча барлыгы 15 чәчү комплексы, 104 чәчү агрегаты,194 дым туплау агрегаты файдаланылачак. Барлык хуҗалыкларда да техниканың әзерлеген тикшереп чыктык. Тырмаларның төзеклеге начар түгел. "Ак Барс Буа" агрофирмасының 4 номерлы "Вамин-Буа" филиалында бер тракторның двигателе ремонтта. Механизаторлар кирәк булган хуҗалыкларга ярдәмгә алар шәһәр оешма предприятиеләреннән җибәреләчәк. Техника һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре төгәл үтәлсен,- диде ул.
Уңышның төп нигезе булып орлыкчылык тора. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Хәмит Гыйматдиновның да чыгышы эчтәлекле булды.
-Оригиналь, элиталы сертификацияләнгән орлыкларны чәчү уңай нәтиҗә-ләргә китерә. Авыру орлыклар чәчеп соңыннан миллионнар югалтмыйк. Кырчылыкта чәчү әйләнешен саклау, дөрес агрегатлар кулланып эш итү төп таләпләрнең берсе булып тора,- диде ул.
Гакыйл КАМАЛЕТДИНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Механизаторлар өчен урыннарда уңайлы эш шартлары тудырылганда нәтиҗәләр көтелгәннән югарырак була. “...