Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чокыр өчен ГОСТ: начар юлда автомобиль җимерелсә, нишләргә

Ничек кенә сәер тоелмасын, автомобиль юлларындагы чокырларга аерым ГОСТ стандартлары бар. Моның турында белүчеләр генә аз. Ә менә асфальттагы чокыр аркасында транспортыгыз ватыла калса, бу белемегез Сезгә бик ярап куячак. Ничек итеп? Бу хакта әлеге язмада. ГОСТ таләпләренә җавап бирүче чокырның озынлыгы 15 сантиметр, киңлеге 60, тирәнлеге 5 сантиметр. Әгәр...

Ничек кенә сәер тоелмасын, автомобиль юлларындагы чокырларга аерым ГОСТ стандартлары бар. Моның турында белүчеләр генә аз. Ә менә асфальттагы чокыр аркасында транспортыгыз ватыла калса, бу белемегез Сезгә бик ярап куячак. Ничек итеп? Бу хакта әлеге язмада.

ГОСТ таләпләренә җавап бирүче чокырның озынлыгы 15 сантиметр, киңлеге 60, тирәнлеге 5 сантиметр. Әгәр автомобилегез шуннан зуррак параметрлы чокырда зыян күрә икән, аның ремонты өчен әлеге юлга хезмәт күрсәтүче юл оешмасыннан суд аша компенсация түләттерүгә ирешеп булачак. Транспорт, зурлыгы, тирәнлеге ГОСТта каралган үлчәм-нәрдән кечерәк чокырда сафтан чыкса, зыян килсә дә, компенсация түләнмәячәк.

Иртә язда, гадәттә, юлларда чокырлар хасил була. Безнең шәһәрдә йөртүче-ләр соңгы елларда тигез юллардан "элдерәләр", үзәк һәм аркылы юлларда яңа асфальт язгы суларга да чыдады. Тик чокырлы почмаклардан тулысынча арына алмадык әле.

Автомобильчеләр күзле-геннән караганда, транспорт үтәргә иң уңайсыз булган урыннарның берсе - Совет урамының "Татнефтепродукт" җәмгыя-тенең административ бинасыннан алып тимер юлга табан ара. Кызыксынып, махсус барып, андагы чокырларның берсен үлчәп тә карадык. Аның озынлыгы 1 метр 80 сантиметр, киңлеге - 75, тирәнлеге 6 сантиметр тәшкил итте. Шулай ук К. Либкнехт, К. Маркс урамнарындагы чокырлар да автомобильләр ватылуга сәбәпче була алалар. Бу хакта юлда узып баручы автомобильчеләр дә зарландылар. Чыннан да, автомобиль чокыр аркасында ватылса, ничек эш итәргә, моны ничек расларга соң?

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ юл-патруль аерым ба-тальоннының штаб төр-кеменең юл күзәтчелеге дәүләт инспекторы Ранис Ганиев белдерүенчә, юлдагы чокыр аркасында транспортка зыян килгән очракта, автомобильне урынында калдырып, фо-торәсемгә төшерергә һәм ЮХИДИ хезмәткәрен чакыртырга кирәк. Зыян күргәнне исбатлаучы факторлар күбрәк булган саен яхшырак. Аларга нигезләнеп эшне судка җибәрергә була.

Сүз уңаеннан, быел һәм былтыр районда чокырлар аркасында автомобилем зыян күрде, дип юлчыларны судка бирүче булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев