Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район газетасы бүләкләр өләште: төп приз кемдә? (фоторепортаж)

Төп приз - электр иттарткычы шәһәрнең Космовский урамында яшәүче А. Антоновка насыйп булды. Кызганыч, приз иясе уйнату вакытыгнда үзе катнашмады. Агымдагы елның беренче яртыеллыгына "районка"га язылучылар арасында призларны уйнату турында хәбәр иткән идек инде. Әлеге чара бүген көннең икенче яртысында газета редакциясендә үтте. Анда 20ләп укучыбыз да килгән иде. Алар...

Төп приз - электр иттарткычы шәһәрнең Космовский урамында яшәүче А. Антоновка насыйп булды. Кызганыч, приз иясе уйнату вакытыгнда үзе катнашмады. Агымдагы елның беренче яртыеллыгына "районка"га язылучылар арасында призларны уйнату турында хәбәр иткән идек инде. Әлеге чара бүген көннең икенче яртысында газета редакциясендә үтте. Анда 20ләп укучыбыз да килгән иде. Алар квитанцияләр салынган әрҗәне ачып, призлар уйнату шаһиты булдылар. Төп призлардан башка тагын 14 бүләк тә уйнатылды. Менә алар кемнәргә насыйп булды:
Тукымадан кухня җыелмасы - С. Рәхимов, Янтуган авылы;
Тукымадан кухня җыелмасы - Зөлфирә, Әюпова, Буа шәһәре Кыр урамы2 йорт;
Тукымадан кухня җыелмасы - Т. Гыйматдинова, Буа шәһәре Ленин урамы 48 йорт;
Тукымадан кухня җыелмасы -Хәмит Мөдәррисов Зур Кырлангы авылы;
Тукымадан кухня җыелмасы - Сергей Тарасов, Яңа Мәртле авылы;
Тастымаллар җыелмасы - Сәйдә Галимова, Карлы авылы;
Тастымаллар җыелмасы - Шәүкәт Заһидуллин, Карлы авылы;
Тастымаллар җыелмасы - Хөсәенова, Арсланов урамы, 19 йорт;
Стаканнар җыелмасы - Хәтәмова Г., Буа шәһәре, Р. Люксембург урамы, 177 йорт.
Кофе җыелмасы - Мөслимә Усманова, Буа шәһәре, Төньяк Коммуна урамы, 56 йорт;
Лимон өчен фарфор савыт - Павлова, Буа шәһәре, Үзәк урам 9 йорт;
Фужирлар җыелмасы - Вәлиев, Буа шәһәре, Вокзал урамы, 90 йорт.
Приз ияләрен Буа шәһәре Карл Маркс урамы 62 йорт адресы буенча 9дан 15 сәгатькәчә көтеп калабыз. Шимбә, якшәмбе көннәре - ял.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев