Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район башлыгы Азат АЙЗЕТУЛЛОВ буалы хатын-кызларга иң изге теләкләрен җиткерә

"Мөлаем хатын-кызлар! Әлеге күркәм бәйрәм безгә, ир-егетләр йөрәкләрен иң югары хисләр белән тулыландырып, язгы кояшның беренче нурлары белән килә. Монда, һичшиксез, тирән мәгънә яшерелгән: чөнки якыннарын, туганнарын җан җылысы белән җылытып, назын бүләк итеп, хатын-кызлар, кояш сыман, безнең дөньябызга яктылык, тынычлык һәм уңайлык алып киләләр. Барлык заманнарда да хатын-кыз тормыш...

"Мөлаем хатын-кызлар! Әлеге күркәм бәйрәм безгә, ир-егетләр йөрәкләрен иң югары хисләр белән тулыландырып, язгы кояшның беренче нурлары белән килә. Монда, һичшиксез, тирән мәгънә яшерелгән: чөнки якыннарын, туганнарын җан җылысы белән җылытып, назын бүләк итеп, хатын-кызлар, кояш сыман, безнең дөньябызга яктылык, тынычлык һәм уңайлык алып киләләр.

Барлык заманнарда да хатын-кыз тормыш бүләк итүче, Ватан символы, кешелек дөньясының башлангычы, дәү-ләт нигезе - гаиләне саклаучы булды. Һәр хатын-кыз үзенчәлекле: үзенчә ярата, һәр эшкә аерым югары мәгъ-нә кертә белә, ул җылылыгы, нәфислеге, матурлыгы һәм шәфкатьлелеге белән гади булмаган киртәләрне дә яулый, тормышыбызны камилрәк, матуррак итә.
Хатын-кыз безгә тормыш бүләк итә, яшь буынга әхлакый кыйммәтләрне, туган телгә һәм алдагы буыннар йолаларына мәхәббәтне ана сөте белән сеңдереп, гаилә учагын уяу саклый. Без сезнең мәгарифтәге, фәндәге, бизнестагы, промышленностьтагы һәм авыл хуҗалыгындагы казанышларыгызга сокланып туя алмыйбыз.
Өлкән буын хатын-кызларына - сугыш, хезмәт ветераннарына, районның һәм республиканың чәчәк атуы, бүгенге һәм киләчәк хакына эшләүчеләргә аерым хөрмәтебезне белдерәбез.
Күркәм бәйрәмегез алдыннан сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, оптимистлык һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим. Өйләрегездә һәрчак уңайлы, рәхәт булсын, тынычлык һәм килешүчәнлек тантана итсен, яз сезгә күп шатлыклар, күңелле вакыйгалар алып килсен! Бәхетле булыгыз!", диелә анда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев