Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хатын-кызларыгызга нәрсә бүләк итәсез

8 Март - Хатын-кызлар бәйрәме җитә. Бу көннәрдә ир-ат халкы ыгы-зыгы килә. Әниеңнең, хатыныңның, кызыңның, апа-сеңелеңнең күңелен күрерлек бүләк сайлау уен эшмени? Азрак серне ачып, ир-егетләрдән нинди бүләкләр әзерләүләрен сораштырдык. Валерий НОСОВ, Мөкерле авыл җирлеге башлыгы: -Минем хатыным Нина ла-лә чәчәкләре ярата. Аларны сатып алып бүләк итәчәкмен. Чәчәк биргәндә: "Котлыйм,...


8 Март - Хатын-кызлар бәйрәме җитә. Бу көннәрдә ир-ат халкы ыгы-зыгы килә. Әниеңнең, хатыныңның, кызыңның, апа-сеңелеңнең күңелен күрерлек бүләк сайлау уен эшмени? Азрак серне ачып, ир-егетләрдән нинди бүләкләр әзерләүләрен сораштырдык.
Валерий НОСОВ, Мөкерле авыл җирлеге башлыгы:
-Минем хатыным Нина ла-лә чәчәкләре ярата. Аларны сатып алып бүләк итәчәкмен. Чәчәк биргәндә: "Котлыйм, кадерлем! Гел шулай чибәр, ягымлы булып кал!" дип әйтергә җы-енам. Ул минем аш-суга бик оста!
Раил ВӘЛИЕВ, җирлекара үзәк китапханә директоры:
-8 Март көнне артык баш катырмас өчен бүләккә ни бирәчәгемне алдан ук уйлап куям. Быел, мәсәлән, ак роза белән "Рафаэлло" конфеты бирәчәкмен. Узган ел зур ак аю алган идем. Хатыным бик шатланды, тигезлектә озак еллар яшәргә язсын, дигән теләгемне дә җиткерәм.
Илдар ИЗМАЙЛОВ, "Бер-дәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе:
-8 Март хатыным өчен икеләтә бәйрәм. Чөнки ул бу көнне туган. Быел да чә-чәк бәйләме бирәчәкмен, ә менә бүләккә килгәндә ул сер булып калсын әле. Аны мин ел саен 7 март көнне алып куям. Бәйрәм котлау-лары минем ел саен кабатланып бара диярлек - балабызны исән-сау үстерүебезне телим.
Сергей ВОСКАНЯН, сән-гать мәктәбе укытучысы:
- 8 Мартта сөекле хатыныма чын бәйрәм бүләк итәр-гә яратам. Ул көнне кухняда мин хуҗа. Аның яраткан ашларыннан табын әзерлим, гаилә дусларын чакырабыз. Ә иң кыйммәтле хушбуй - традицион бүлә-гем.
Владимир ПАНТЕЛЕЕВ, шәхси эшмәкәр:
- Бер кочак чәчәкләр һәм иң изге теләкләр бүләк итәм. 8 Мартны мин яраткан хатын-кызыңа нидер алып бирү көне дип кабул итмим, аңа игътибар һәр көнне булырга тиеш. Ае-рым бүләк, дигәндә, хатынымның теләгән әйберен бернинди бәйрәмнәрсез һәм сәбәпләрсез дә алып кайтып бүләк итәргә яратам.
Ринат ТӨХФӘТУЛЛИН, Буа районы һәм шәһәре буенча 1 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы:
-Мин быел хатыныма ул яраткан ак розалар, өйдә бергәләшеп чәй эчәргә "Татарстан" торты алып кайтам. Ә ул яраткан хушбуйны алдан сатып алып, кабинеттагы шкафка яшереп куям. Көнендә генә бү-ләк итәм. Теләкләрем дә аңа карата изге: исән-сау яшәсен, гел шулай чибәр, акыллы булып калсын!
Ринат ХӘСӘНОВ, "Пробизнесбанк"ның Буа шә-һәрендәге директоры:
-Мин бу матур бәйрәмдә хатыныма кызыл розалардан зур букет бүләк итәм. Бүлмә гөлләре алган вакытларым да булды - Алсу гөлләр ярата. 8 Март безнең өчен гаилә бәйрәме ул. Табын әзерләүгә кил-гәндә, үз традициябез бар - тутырылган каз пешерәбез. Аны хатыным бик тәм-ле әзерли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8 Март – Хатынкызлар бәйрәме җитә. Бу көннәрдә ират халкы ыгызыгы килә. Әниеңнең, хатыныңның, кызыңн...