Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Инсульт һәм инфаркт белән авыручылар күбәя

Россиядә 2015 ел йөрәк-кан әйләнеше системасы авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Статистика күрсәткәнчә, илдә ел саен 1,2 миллион кеше алар аркасында якты дөнья белән хушлаша. Бу чит илләр белән чагыштырганда 8 тапкырга күбрәк. Бер номерлы үтерүчеләр - миокард инфарктына китерүче йөрәк ишемиясе авыруы һәм инсульт. Дәваханәнең беренчел кан...


Россиядә 2015 ел йөрәк-кан әйләнеше системасы авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Статистика күрсәткәнчә, илдә ел саен 1,2 миллион кеше алар аркасында якты дөнья белән хушлаша. Бу чит илләр белән чагыштырганда 8 тапкырга күбрәк. Бер номерлы үтерүчеләр - миокард инфарктына китерүче йөрәк ишемиясе авыруы һәм инсульт.
Дәваханәнең беренчел кан тамырлары бүлекчәсе мөдире Галина Галимҗанова биргән мәгълүматларга караганда, узган ел районда 250 кешегә "инсульт" диагнозы куелган. Шуларның 181е ишемик, 69ы геморрогик төре.
Дәваханәнең табиб-кардиологы Роза Галимова:
-Узган ел 209 кешегә йөрәк ишемиясе диагнозы куелды. Һәрбер пациентта әлеге авыруга китереп җиткерүче сәбәпләр төрлечә. Киң таралганнары - стресс, начар гадәтләр, дөрес тукланмау. Яшелчә, җиләк-җимешләр, майсыз ит, боткалар, парда пешелгән балык ашарга кирәк. Шулай ук борчылмаска, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, начар гадәтләрне ташларга киңәш итәр идем. Әгәр дә йөрәк авыртуын сизәсез икән, үз-үзегезне әвалау белән шөгыльләнмичә, кичекмәстән табибка килергә кирәк. Белеп торыгыз: йөрәк авырулары өчен "үтәр әле" принцибы юк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев