Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайсы буалы хоккей буенча дөнья чемпионаты призерларын дөрес фаразлады?

Хәтерләсәгез, газетабыз сайтында хоккей буенча дөнья чемпионатында кемнәр беренче җиңүче өчлектә булачак һәм алар пьедесталда нинди тәртиптә урнашачак дип фаразларга тәкъдим иткән идек. Иң дөрес фараз авторы Буа ветеринария техникумы студенты Алексей Макаров булды. Без чемпионат тәмамланганнан соң егет белән элемтәгә кереп, аны да җиңүе белән котладык. Һөнәре буенча булачак...

Хәтерләсәгез, газетабыз сайтында хоккей буенча дөнья чемпионатында кемнәр беренче җиңүче өчлектә булачак һәм алар пьедесталда нинди тәртиптә урнашачак дип фаразларга тәкъдим иткән идек. Иң дөрес фараз авторы Буа ветеринария техникумы студенты Алексей Макаров булды.
Без чемпионат тәмамланганнан соң егет белән элемтәгә кереп, аны да җиңүе белән котладык. Һөнәре буенча булачак урманчы Алексей 10 яшьтән хоккей карый. Россия чемпионатында "Ак Барс" өчен җан ата. Иң яраткан хоккейчысы - адашы, "Ак Барс"ның элеккеге уенчысы һәм капитаны, Алексей Морозов.
-Ә быелгы дөнья чемпионаты буенча фаразны уйлап яздыңмы, әллә болай гынамы? - дип кызыксынам Алексейдан.
- Уеннарны караганнан соң шундый фикергә килдем. Мин шундыйрак нәтиҗә фаразладым. Безнекеләр беренче булуын җаным-тәнем белән теләсәм дә, финнар көчле булуын танымый мөмкин түгел иде, - ди ул.
Алексей, фикерли белүегезгә сокланырга гына кала, уңышлар Сезгә!



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев