Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Казанлыларга – Буа яшелчәсе, ярмасы

Үткән шимбә көнне буалылар Казанның Мәскәү районы халкына авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим иттеләр. "Удача" сәүдә йорты каршындагы мәйданнан ярминкә ябылганчы кеше өзелмәде. Буа сатучыларының күбе-се анда кичтән килеп кундылар. - Төнлә палаткаларны корганда көчле яңгыр ява башлаган иде. Көне буе шулай булыр дип кайгырдык. Шөкер, борчылуыбыз юкка булган, - диләр...

Үткән шимбә көнне буалылар Казанның Мәскәү районы халкына авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим иттеләр. "Удача" сәүдә йорты каршындагы мәйданнан ярминкә ябылганчы кеше өзелмәде.

Буа сатучыларының күбе-се анда кичтән килеп кундылар.

- Төнлә палаткаларны корганда көчле яңгыр ява башлаган иде. Көне буе шулай булыр дип кайгырдык. Шөкер, борчылуыбыз юкка булган, - диләр алар. Беләм, казанлылар кар-яңгыр коеп торса, көчле җил иссә дә, чыгалар ярминкәгә. Ә бу көн андый "сюрпризлар" ясамады. Күбесе кеше аз, сайлау зур дип, яктыра башлаганда ук сәүдә рәтләрен әйләнеп, кәрҗиннәрен, көпчәкле сумкаларын тутыралар. Шулай да шәһәр халкы иртәнге 9-10нарга гына "уянып" җитә һәм арзан бәядән тәкъдим ителгән продукцияне чират торып ала. Бәясе тагы да төшә дип, ярминкә ахырын көтүчеләр дә бар. Алар палаткаларны сүтә башлагач "ашыгып" килеп җитәләр. Бу юлы да шулай булды. Авыл җирлекләре алып килеп, сатудан калган берәм-сәрәм яшел-чәләрне кырып-себереп алып бетерделәр.

- Бәясе арзан булу да уңайлы, аннан кибетләр-дәгесе кайда гына сакланмый торгандыр. Ә монда турыдан-туры кырдан килә бит. Алай агуламыйлардыр дип тә ышанабыз, - ди авылда туып-үсеп, бүген шәһәрдә яшәүче Галия апа Газизова. Ничәнче ел күзәтәм, казанлылар кабакны яратып сатып алалар.

- Бик файдалы һәм тәмле бит ул. Табиблар да әллә кайда үскән яшелчәләрне түгел, ә үзебезнең җирлек-тәгесен ашарга кушалар. Ә алар - кабактан кала кишер, чөгендер, кәбестә һәм бәрәңге. Биредә барысы да сатыла. Арзан да, - ди Зинаида Игнатьева. Чыннан да шулай - бәрәңгенең килограммын 12, башкаларны 15 сумнан саттылар. Көзен кыш буена җитәрлек запас туплый торган яшелчәләрне генә түгел, ипи-булка әйберләрен дә, сөт продуктларын да, ярмаларны да, төрле үләннәрне дә, шикәр комын да, башка продукцияне дә яратып алды казанлылар. "Полба М" җәмгыяте әле былтыр гына җитештерә башлаган борай ярмасына, токмачына, онына да сорау арта.

- Элек игелеп, онытылган бу культураның файдасы турында соңгы вакытларда күп сөйлиләр. Күптән эзли идем. Шатланып алам, - ди Фәүзия апа Кәримова. "АгроНур" җәмгыятенең сөт продуктлары, сыры да әйбәт сатылды. Бигрәк тә йогыртны һәм эремчек массасын яраттылар.

- Тулысынча натураль продукт бездә, бернинди "химия" кушмыйбыз, - ди баш технолог Зоя Андос-кина.

Менә шулай халыкның бер-берсе белән фикер уртаклаша-уртаклаша азык-төлек сатып алуы белән ярминкә мәйданы көн уртасына кадәр гөр килеп торды. Берәүләр китте, икенчеләре килде. Киштәләр бушый торды. Район үзешчәннәре һәрберсен матур чыгышлары белән каршы алып, озатып тордылар. Өлкәннәр декадасына багышланган ярминкәдә теләгән һәркем итле карабодай һәм кайнар чәй белән дә сыйланды. Буалыларның сәүдә рәтләрен Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов та бәяләде. Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Гөлинә Шәрә-фетдинова әйтүенчә, буалылар бу көнне 100 тоннага якын товар реализацияләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев