Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Крокус”ка романтик кичке ашка кем чакыру алды?

"Байрак" район газетасы, аның сайты, "Буа дулкыннары" телерадиокомпаниясе Гашыйклар көне уңаеннан Буада яшәүче парларның иң көтелмәгән урында фоторәсемнәренә конкурс игълан иткән иде. Җиңүче пар 14 февральдә шәһәрдәге "Крокус" кафесына романтик кичке ашка барачак, дип вәгъдә иткән идек, ә икенче урын алучылар җырчы һәм композитор Тәслимә Низами концертына чакырулы. Бәйгедә 18...

"Байрак" район газетасы, аның сайты, "Буа дулкыннары" телерадиокомпаниясе Гашыйклар көне уңаеннан Буада яшәүче парларның иң көтелмәгән урында фоторәсемнәренә конкурс игълан иткән иде. Җиңүче пар 14 февральдә шәһәрдәге "Крокус" кафесына романтик кичке ашка барачак, дип вәгъдә иткән идек, ә икенче урын алучылар җырчы һәм композитор Тәслимә Низами концертына чакырулы.

Бәйгедә 18 яше тулган гашыйклар катнаша алды, яшьләр дә, өлкән яшьтәгеләр дә. Укучылар сайлавына 15 фото җибәрелде. Тик кайберләре, фотошопта эшкәртелгән, спиртлы эчемлекләр күрсәтелгән, "көтелмәгәнлек" факторы бөтенләй булмау аркасында, бәйгегә кабул ителмәде. "Новости Буинска" төркемендә тавыш бирүгә 9 фотография куелды. 11-13 февральдө аларга тавыш бирү оештырылды. Бүген 12 сәгатьтә тавыш бирү тәмамланды. Иң күп "лайк" җыючы пар Ләйлә Әбелханова һәм Динар Мадҗиев булдылар. Аларның "Крокус"ка чакыру алырга килүләрен көтәбез. Икенче урында Раилә һәм Илнур Булатовлар. Әлеге пар Тәслимә Низами концертына билетлар белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев