Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Көзгә яңа бакчалар өлгерә

Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә чиратларны бетерү республика программасы кысаларында быел шәһәрдә тагын ике яңа балалар бакчасы сафка баса. Алар Көнбатыш һәм Төньяк микрорайоннарында урнашачак. Көнбатыш бистәдә яңа төзелеш Биредәге мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе "Ромашка"дан кала шәһәрдә икенче зур балалар бакчасы булачак. Әйтергә кирәк, мондый 140 урынга исәп-ләнгән зур бакча Идел аръягы районнарында...


Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә чиратларны бетерү республика программасы кысаларында быел шәһәрдә тагын ике яңа балалар бакчасы сафка баса. Алар Көнбатыш һәм Төньяк микрорайоннарында урнашачак.
Көнбатыш бистәдә яңа төзелеш
Биредәге мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе "Ромашка"дан кала шәһәрдә икенче зур балалар бакчасы булачак. Әйтергә кирәк, мондый 140 урынга исәп-ләнгән зур бакча Идел аръягы районнарында да берничә генә. Яңа бакча кабат кулланылучы типлы проект буенча төзелә. Бина ике катлы, ул 2 мең квадрат метрдан күбрәк мәйданны били. Бакчаларга чиратларны бетерү республика программасы буенча төзелүче әлеге объектка республика бюджетыннан 83 миллион сумнан күбрәк акча сарыф ителәчәк. Бакчаны төзү эшенә алынган подрядчы оешма "Стройград" җәмгыяте эшчеләре бүгенге көндә бинаның беренче катын күтәрәләр. Эш шундый темпта барса, алар 1 сентябрьгә кадәр объектны тапшырырга ниятлиләр. Шулай ук бу срокка бакча территориясен төзекләндерү, яшелләндерү, бизәү эшләре дә тәмамланырга тиеш.
Яшь гаиләләргә бүләк
"2014-2017 елларда һәм 2020 елга кадәрге вакытка авыл территорияләренең тотрыклы үсеше" федераль максатчан программа нигезендә төзелүче бакча 80 урынга исәпләнгән. Ул Бикмураз авылы янындагы Төньяк-Көнчыгыш бистәдә урнашачак. Әлеге урын юкка сайланмаган - үсеп килүче микрорайонда яшь гаиләләр саны күбәя бара, аннары бакчаның иң якын дигәненә дә ара шактый. Яңасын төзү өчен акча федераль һәм республика бюджетларыннан бүлеп бирелә. Стандарт типлы проект буенча төзеләчәк әлеге объектның гомуми мәйданы 1400 квадрат метрны тәшкил итә. Хәзерге көндә подрядчы оешма "ПМК-6" җәмгыяте эшче-ләре бинаның беренче катын өеп бетерделәр. Алар да биредәге барлык төзү эшләрен яңа уку елына кадәр төгәлләргә җыеналар.
Сүз уңаеннан, районда барлыгы 43 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе бар. Шуларның 30ы авылда, 13е шәһәрдә. Соңгыларына бүгенге көндә 1397 бала йөри.
Әлфинур ЙОСЫПОВА.
Автор фотосы.
Наталья КУЗНЕЦОВА, мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия бирү буенча методисты:
-Бүгенге көндә 385 сабый (мәгълүмат 16 гыйнварга алынды) балалар бакчасына чират көтә. Шуның 114е туганнан алып 1,5 яшькә кадәр, 229ы 1,5 тән 3 яшькә кадәр, 41е 3тән 7 яшькә кадәрге балалар. Бакчалардагы урыннарга күбрәк 1,5 тән 3 яшькә кадәргеләр мохтаҗ. Калганнары - туганнан алып 1,5 яшькә кадәрге һәм 3-7 яшьлек балалар урыннарга ул кадәр ихтыяҗ кичерми. Беренчеләренең әти-әниләре нәниләре тугач ук чиратка бассалар да, бакчага бик яшьли бирәселәре килми. Ә өлкән төркемнәр арасындагы чират яңа "садик"лар, бакчаларны тәмамлаучылар хисабына хәл ителәчәк.
Илдус ГЫЙЗЗӘТОВ, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары:
-Быел шушы ике яңа бакчаны төзүдән тыш, эшләп килүчеләренә капиталь ремонт ясау планга кертел-мәгән. Тик без шулай да шәһәрдәге "Теремок", "Аленушка", "Әкият" балалар бакчаларын төзекләндерүгә финанс ярдәме сорап Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Уңай җавап булса, без аларны да яңартырга әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә чиратларны бетерү республика программасы кысаларында быел шәһәрд...