Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Көзге чакырылыш. Буадан чакырылучылар кайда хезмәт итәчәк?

Бүген шәһәрнең Ял үзәгендә Чакырылучы көне уздырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов бу чакырылышта районнан 50 дән күбрәк солдат китүен, Совет армиясе сафларында хезмәт итүдә булачак солдатларга таләпләрнең үсүен билгеләп үтте. Аның артыннан сүз алган район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин егетләргә яхшы хезмәт итүләрен теләп әти-әниләрне тынычландырырга тырышты. -Миннән...

Бүген шәһәрнең Ял үзәгендә Чакырылучы көне уздырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов бу чакырылышта районнан 50 дән күбрәк солдат китүен, Совет армиясе сафларында хезмәт итүдә булачак солдатларга таләпләрнең үсүен билгеләп үтте. Аның артыннан сүз алган район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин егетләргә яхшы хезмәт итүләрен теләп әти-әниләрне тынычландырырга тырышты.

-Миннән безнең районнан барган егетләр Сириягә кертеләме, диеп еш сорыйлар. Юк, кертелми. Сириядә бары офицерлык составы һәм контракт буенча хезмәт итүчеләр генә бара, - дип әйтеп узды. Ул шулай ук залда утырган булачак солдатларга армиядә тудырылган уңай шартлар хакында бәян итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев