Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әлегә ике автомәктәп укыта

"Права"лы булырга теләүчеләрнең автомәктәпләр сайлау мөмкинлеге чикләнде. Бу автомәктәпләр эшчәнлегенә таләпләр кырыслану белән бәйле. Шәһәрдә дүрт укыту базасы бар иде, яңа таләпләр чыккач эшне дәвам итү хокукын әлегә ветеринария техникумы һәм "Автомобилист" автомәктәпләре генә алды. Нәрсә җитми? Узган көз Россиядә авто-мәктәпләргә катгый таләп-ләр куючы яңа закон кабул ителү сәбәпле, Татарстанның...


"Права"лы булырга теләүчеләрнең автомәктәпләр сайлау мөмкинлеге чикләнде. Бу автомәктәпләр эшчәнлегенә таләпләр кырыслану белән бәйле. Шәһәрдә дүрт укыту базасы бар иде, яңа таләпләр чыккач эшне дәвам итү хокукын әлегә ветеринария техникумы һәм "Автомобилист" автомәктәпләре генә алды.
Нәрсә җитми?
Узган көз Россиядә авто-мәктәпләргә катгый таләп-ләр куючы яңа закон кабул ителү сәбәпле, Татарстанның барлык мәктәпләрен-дә дә укулар вакытлыча туктатылган иде. Яңа шартларга җавап бирүләрен дәлилләгәннәре генә эшчәнлекләрен дәвам итә алдылар. Район ЮХИДИ бүлекчәсенең теркәү һәм имтихан алу бүлекчәсе начальнигы Илдар Гыймалтдинов белдерүенчә, бүген эшчәнлеге туктатылган автомәктәпләрнең махсус җиһазландырылган автодромнары юк - төп сәбәп шунда. Яңа таләпләр шундый: автомәктәпләр үзлә-ренә өйрәтү өчен тирәсе махсус тотып алынган, ас-фальтланган һәм барлык кирәк-яраклар белән җи-һазландырылган яңа автодром ача яки шундый мәй-данны арендалый. Ләкин җитешсезлекләр читләштерелгәндә, эшчәнлекләре туктатылган һәр автомәк-тәп аңа яңадан керешә ала.
Таләпләр арта,
алар артыннан бәяләр дә
Илдар Гыймалтдинов белдерүенчә, автомәктәпләр-нең укыту программаларына да күптән көтелгән үзгә-решләр кертелгән. Иң куанычлысы - практик дәрес-ләргә, ягъни автомобильне йөртергә өйрәнүгә сә-гатьләрнең артуы. Элек теориягә һәм практикага, имтиханнар бирү вакытларын җыеп исәпләгәндә, барлыгы 50 сәгать бирел-сә, хәзер йөртергә өйрәнү-гә генә дә 56 астрономик сәгать бирелә. Дәресләр 60 минут барачак. Имтихан вакыты 2 сәгать дип билгеләнде. Хәзер автомәк-тәпләр үзләренең стендларында гына түгел, интернетта да укыту программасын урнаштырырга тиешләр. Укыту вакытын кыскартырга беркемнең дә хокукы юк. Әгәр дә сезгә бигрәк тә практик дәрес-ләргә тиешле сәгатьләрне биреп бетермиләр икән, кичекмәстән җитәкчелеккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Нәтиҗәсе булмаса, Мәгариф һәм фән министрлыгына яки Роспотребнадзорга дәгъва белдерергә була. Хәл искечә калганда, прокуратурага язарга туры киләчәк. Курсантларның шундый хокукы бар.
Наилә ХӘСИПҖАНОВА.
АВТОР ФОТОСЫ.
Илдар ГЫЙМАЛТДИНОВ:
- Мин автомәктәпләр саны кыскаруны хуплыйм. Практика күрсәткәнчә, кешеләр, "права" кирәксә-кирәк-мәсә дә, укырга керде. Укулар өчен түләү суммасын күпчелеге күтәрә алды. Шул моментта булган тәҗрибәсе белән автомобиль йөртә башласа, бер хәер. Кү-бесе йөртүче документын озак елга киштәгә куя. Ә еллар узганнан соң рульга утырып юлга чыгып китү куркыныч. Кызганычка каршы, шундыйлар аз түгел. Аңлашылганча, таләпләр һәм укыту сәгатьләре арту уку өчен түләүләрнең дә үсүенә китерәчәк. Димәк, кемдер укый дип, кирәксә кирәкмәсә дә укырга керүчеләр саны да кимиячәк. Кирәк кеше зур сумма түләп тә укый. Кемгәдер үз чиратын көтеп торырга туры киләчәк. Аннан соң бәяләр арту автомәктәпләрнең техник базаларын ныгытуда уңай чагылыш табачак, дип ышанасы килә.
Фәрит СӨНГАТОВ, ветеринария техникумы базасындагы автомәктәп директоры:
-Ветеринария техникумы базасында автомобиль йөртүчеләр курсларын узган елның декабреннән башлап җибәрдек. Укырга теләүчеләр бик күп җыелды. Техникум базасы бер агымда 112 курсант кабул итүгә сәләтле. Ә гариза бирүчеләр аннан күбрәк булды. Хә-зер автомәктәпләрне түгел, ә автомәктәпләргә булачак курсантларны сайлап алу вакыты җитте бугай. Әлбәттә, яңа таләпләргә җавап бирү өчен укыту сыйфатын да күтәрергә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Права”лы булырга теләүчеләрнең автомәктәпләр сайлау мөмкинлеге чикләнде. Бу автомәктәпләр эшчәнлеген...