Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Марат Әхмәтов Буага килде (ФОТО-ВИДЕОРЕПОТАЖ)

Чәршәмбе көнне районда язгы кыр эшләренең барышы белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов танышты. Ул "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов белән бергә вертолетта кырларны очып әйләнгәннән соң "Ак Барс Буа" агрофирмасының 1 номерлы филиалының күпьеллык үлән кырында тукталды....

Чәршәмбе көнне районда язгы кыр эшләренең барышы белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов танышты.

Ул "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов белән бергә вертолетта кырларны очып әйләнгәннән соң "Ак Барс Буа" агрофирмасының 1 номерлы филиалының күпьеллык үлән кырында тукталды. Биредә ул агрофирмалар, фермер хуҗалыклары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән очрашты. Министр районның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча республикада беренче бишлектә торуын әйтте. Язгы чәчү эшләренә уңай бәя бирде.

- Кырларда үсентеләр инде тигез шытымнар биргән, уҗым культуралары басуларында чүп үләннәренә каршы эш баруы күренә. Технология таләпләрен үтәгәнсез. Хәзер яңгырлар кирәк. Көзгә 200 мең тоннадан ким булмаган уңыш җыеп алырсыз дип ышанам, - диде ул. Люцернаның әйбәт үсүенә дә игътибар итте. Инде берәр атнадан яшь бозаулар өчен витаминлы көлтәләр бәйләргә керешергә киңәш бирде. Азат Айзетуллов кыр эшләре барышы белән саннарда таныштырды. Чәчү барлык мәйданның 80 процентында башкарылган, шикәр чөгендере 8123 гектарда чәчелгән. Бу планлаштырылганның 92 процентына тиң. Шикәр заводы директоры Валерий Погребной әйтүенчә, быел җитештерүчәнлекне тагын да үстерү максатында реконструкция үткәреләчәк. Тәүлегенә 6 мең тонна татлы тамыр эшкәртергә планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев