Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Март мәчесенең оригиналь фотосы” конкурсының җиңүчесе билгеле!

Конкурс кичә 12 сәгатьтә тәмамланды. Аның нәтиҗәләре буенча иң күп сандагы - 614 "лайк"ны Рич атлы мәче җыйды (хуҗасы - Буадан Раилә Булатова). Аңа беренче урынны бирәбез. Бүләк артыннан Рич үзе дә алып килә алса, бик әйбәт булыр иде. 464 "лайк" җыеп, икенче урынны яулаган Рэй кушаматлы мәче (хуҗасы Буадан...

Конкурс кичә 12 сәгатьтә тәмамланды. Аның нәтиҗәләре буенча иң күп сандагы - 614 "лайк"ны Рич атлы мәче җыйды (хуҗасы - Буадан Раилә Булатова). Аңа беренче урынны бирәбез. Бүләк артыннан Рич үзе дә алып килә алса, бик әйбәт булыр иде. 464 "лайк" җыеп, икенче урынны яулаган Рэй кушаматлы мәче (хуҗасы Буадан Зилә Шәйхаттарова) кызыксындыру бүләгенә ия. Рэйның фотосы "Байрак" газетасына урнаштырылачак һәм 1 апрель - Көлке көне уңаеннан газета укучылар аңа кызыклы шигырьләр, комментарийлар уйлап табарга тиеш булачак.

Сайтны укучыларыбыз! Алдагы конкурсларда ялган "лайк" җыю турында ризасызлык белдерүчеләр күп булды. Бу юлы да шундый сүзләр булды. Килешегез, ялган аккаунтлардан тавыш бирү ул башка конкурсантларга һәм безгә, бәйгене оештыручыларга, карата да гадел түгел. Киләсе конкурсларда әлеге символ астында тавыш бирүчеләре булса, бәйгедә катнашучыны автомат рәвештә төшереп калдырачакбыз, Аккаунт реаль булырга тиеш. Килештекме!

Безнең сайтта калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев