Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җәмәгать мобиль төркем Буа районында булып китте (фоторепортаж)

Татарстанның барлык районнарында "Бердәм Россия" партиясенең мобиль җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәләре эшли башлады. Әлеге проект партиянең сайлау алды агитациясе программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Активлар махсус график буенча көн саен республика шәһәрләренә һәм авылларына чыгалар. Шушы көннәрдә җәмәгать мобиль төркем районда булып китте. Алар өч авылда - Мөкерледә, Теңкәштә һәм Зур...

Татарстанның барлык районнарында "Бердәм Россия" партиясенең мобиль җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәләре эшли башлады. Әлеге проект партиянең сайлау алды агитациясе программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Активлар махсус график буенча көн саен республика шәһәрләренә һәм авылларына чыгалар. Шушы көннәрдә җәмәгать мобиль төркем районда булып китте. Алар өч авылда - Мөкерледә, Теңкәштә һәм Зур Фроловода халык белән очрашып, аларның сорау-мөрәҗәгатьләрен язып алдылар.

Мәскәү округы буенча мобиль җәмәгать кабул итү бүлмәсе координаторы, Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Диләрә Шәрәфиева, Мәскәү округы буенча депутатлыкка кандидат Илдар Гыйльметдиновның вәкиле Карина Богданова һәм агитаторлар беренче тукталышны Мөкерле авылында ясадылар. Казаннан автобуста килгән команда авыл мәдәният йорты янында өстәл-урындыклар куеп, ачык һавада урын алды. Алар урнашуга беренче сорау бирүче дә килеп җитте. Авыл мәдәният йорты директоры Валентина Романова иде ул.

- Безнең Мөкерледә үзәкләштерелгән су юк. Аны коелардан ташыйбыз. Быел эссе булганлыктан алар да саега. Бүгенге заманда өйләренә су кермәгән авыллар си-рәктер. Зинһар ярдәм итегез, - ди ул. Мондый гозер белән мөрәҗәгать итүчеләр тагын да булды. Аптырагач, суны Карлы елгасынан ташучылар да бар икән. Су Отрадада да юк. Ә аларга бигрәк тә юл кирәк.

- Безгә бит "Ашыгыч ярдәм", янгын сүндерү автомобильләре дә керә алмый. Һичьюгы ташлы юл булса да ярар иде. Ком, таш карьеры да янәшәдә генә, югыйсә. Тагын елга аша күпер дә кирәк. Җиңел генә хәл ителерлек проблема түгел икәнен дә беләбез, әмма болай яшәве дә авыр, - ди Владимир Ксенофонтов. Протопопово авылында яшәүче Тамара Аланова юл буенда яктырткычлар булмавының җәяүлеләр өчен зур куркыныч тудыруын әйтте. Активистлар әлеге һәм башка мөрәҗәгатьләрнең барысын да язып алдылар. Шәхси сорауларын җиткерүчеләр дә булды. Аларга координатор урында ук җавап бирде - мәсьәләне хәл итү юлларын күрсәтте.

- Авыллар халкының актив булуы шатландыра. Сорауларны аңлаешлы итеп җиткерә беләләр. Шуңа да тыныч шартларда эшләдек. Аларны борчыган бер генә мәсьәлә дә, үтенече-сорау да игътибарсыз калмаячак. Алай гына да түгел, алар барысы да "Бердәм Россия" партиясеннән депутатлыкка кандидатка җиткерелә. Шулай ук - Президент аппаратына да, партиянең региональ штабына да. Моны без көндәлек эшлибез. Ә Буага 7 сентябрьдә тагын киләчәкбез әле. Ул көнне Күшке, Ырыңгы, Кайбыч авылларында тукталачакбыз, - ди Диләрә Шәрәфиева. Ә бу көнне район халкыннан наказлар күп булды. Депутатның мобиль кабул итү бүлмәсенә ике дистәгә якын мөрәҗәгать керде. Округ буенча алар берничә йөзне тәшкил итә. Тагын бер кат искәртеп китәбез, "Бердәм Россия"нең мобиль кабул итү бүлмәсе көндәлек режимда республиканың төрле территорияләрендә кабул итү үткәрә. Бер үк вакытта рейска алты машина чыгып китә. Күптән түгел төп десантка җиденчесе - махсуслаштырылган мобиль кабул итү бүлмәсе кушылды. Анда республикада яшәүчеләр торак-коммуналь хуҗалык белән бәйле сорауларны җиткерә алалар. Яшәү-челәр "тәгәрмәчле" кабул итү бүлмәсенең булачак депутатларга наказларны җиткерү өчен бик уңайлы икәнлеген һәм аларның чишеләчәгенә өмет зур булуын әйттеләр. Рес-публикадан булачак депутатлар да Дәүләт Думасында эшләрен татарстанлыларның те-ләкләрен исәпкә алып төзеячәкләренә ышандыралар.

Дүшәмбе көнне Күл Черкене мәдәният йортында РФ Дәүләт Думасына Мәскәү округы буенча депутатлыкка кандидат Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин һәм Ольга Павлова катнашында авыл җыены узды.

Очрашуда Илдар Гыйльметдинов райондагы уңай үзгәрешләр, аның республика үсешенә керткән өлешен әйтеп узды. Ул шулай ук илдәге авыр икътисади хәл булуга карамастан, 30 социаль президент программасының гамәлгә ашырылуы хакында да сөйләде. Бу бигрәк тә авыл тормышын күтәрү өчен бик мөһим, диде җыен кунагы.

Соңыннан халык депутатлар белән актив аралашты, яшәүчеләр аңа үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев