Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәктәпләрдә “Сәләт” клублары булачак

Буада "Сәләт" яшьләр хәрәкәте җитәкчеләре мәктәп клублары оештыру буенча өч көнлек семинар үткәрделәр. Шәһәрнең лицей-интернатында узган әлеге чарага республиканың тугыз районыннан актив һәм талантлы яшьләр җыелды. Оештыручылар балаларны "Сәләт"нең эшчәнлеге, мөмкинлекләре, бүгенгесе, яңа проектлар, киләчәккә планнары белән таныштырдылар, аларны кызыксындырган күпсанлы сорауларга җаваплар бирделәр. Бүген әлеге оешма турында белмәгән бала...


Буада "Сәләт" яшьләр хәрәкәте җитәкчеләре мәктәп клублары оештыру буенча өч көнлек семинар үткәрделәр. Шәһәрнең лицей-интернатында узган әлеге чарага республиканың тугыз районыннан актив һәм талантлы яшьләр җыелды.
Оештыручылар балаларны "Сәләт"нең эшчәнлеге, мөмкинлекләре, бүгенгесе, яңа проектлар, киләчәккә планнары белән таныштырдылар, аларны кызыксындырган күпсанлы сорауларга җаваплар бирделәр. Бүген әлеге оешма турында белмәгән бала юк диярлек. 1994 елда оешкан һәм 65 бала ял иткән "Сәләт"нең чыгарылышлары саны 10 меңнән артып китә.
- "Сәләт" - ул мөмкинлекләр дөньясы. Без балаларга үзләрен күрсәтергә, үз-үзләрен камилләштерергә, белемгә тартылырга ярдәм итәбез. Безнең лагерьларда алар шундый ук актив яшьтәшләре белән аралашалар, дуслашалар, бер-берсеннән өйрәнәләр, яхшырак булырга омтылалар. Безнең сафта Буа егет-кызлары да күп һәм без аларның тагын да ишәячәгенә ышанабыз,- ди "Сәләт" оешмасының башкарма директоры Тимур Сөләйманов. Моңа мәктәпләр клублары да юл ачачак. Семинарның максаты да укучыларга бу юнәлештә ярдәм итү.
- Без бу зур эшкә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткергән идея белән алындык. Буага безне мунииципаль район башлыгы Азат Айзетуллов үзе чакырды, районның талантлы яшьләре турында сөйләде. Ә без, үз чиратыбызда, клубларны ел дәвамында эшлә-тү өчен бар көчебезне куячакбыз,- ди "Сәләт" клубы президенты Айгөл Габдрахманова. Оештыручылар раславынча, монда "тиеш" дигән төшенчә бөтенләй булмаячак, барысы да укучыларның теләкләрен, омтылышларын тормышка ашыру өчен киңәшләр җиткерүне, мөмкинлекләрен күрсәтүне, чаралар үткәрергә булышуны үз эченә алачак.
- Бу семинарда шәһәр мәктәпләренең барысыннан да өчәр укчы катнашты. Алар инде әлеге хәрәкәт белән хезмәттәшлек итәргә, аны үстерегә, клублар оештырыга, сәлкешләр булырга хыялланалар,- ди район мәгариф идарәсе методисты Наталья Македонская. Быел "Сәләт" лагеренда ял итү мөмкинлеген тормышка ашыру кайчангыга караганда да җиңелрәк булачак. Чөнки июль аенда бер смена үзебезнең "Акчарлак" лагере базасында ачылачак. Ул "Сәләт-Гайрәт" дип аталыр һәм анда 70 бала ял итәр, шуларның 50се буалылар булыр дип планлаштырыла.
Әлфия ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Фото http://president.tatarstan.ru/photo/show/36925 сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Буада “Сәләт” яшьләр хәрәкәте җитәкчеләре мәктәп клублары оештыру буенча өч көнлек семинар үткәрделә...