Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев әнисенә “районка”га подписка рәсмиләштерде

"Татмедиа" җәмгыяте игълан иткән "Әти-әниеңне яздырт. Якыннарыңны яздырт" акциясенә Илдар Фәрит улы да кушылды. Ул шәһәрдә яшәүче әнисенә "районка" яздыртты һәм үзе дә газетаны яратып укуын сөйләде. Исегезгә төшерәбез: 11 майдан алып район газетасына ташламалы бәядән язылып булачак. Ярты елга аның бәясе - 596 сум 34 тиен. Бу акция 21...

"Татмедиа" җәмгыяте игълан иткән "Әти-әниеңне яздырт. Якыннарыңны яздырт" акциясенә Илдар Фәрит улы да кушылды. Ул шәһәрдә яшәүче әнисенә "районка" яздыртты һәм үзе дә газетаны яратып укуын сөйләде.

Исегезгә төшерәбез: 11 майдан алып район газетасына ташламалы бәядән язылып булачак. Ярты елга аның бәясе - 596 сум 34 тиен. Бу акция 21 майга кадәр дәвам итәчәк.

Язылу кампаниясе тәмамлангач, газетага язылучылар арасында призлар уйнатылачак. Төп бүләк электр иттарткыч. Бәхетле язылу квитанциясе хуьаларына 5 килограммлы он һәм шикәр комы тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев