Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ни өчен Буада бакча мөдирләре вакытлача алмашты?

Бу шәһәр мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре арасында оештырылган "Дублер көне" муниципаль уен кысаларында мөмкин булды. Уен җитәкчеләрнең идарәче компетенциясен үстерү, тар проблемаларны ачыклау, анализлау һәм үзара ярдәм күрсәтүне оештыру, уңай тәҗрибәне ачыклау максатында оештырылды. Анда барлык, ягъни 12 балалар бакчасы җитәкчесе катнашты. Алар ике көн дәвамында үз эш бүлмәләрен калдырып,...

Бу шәһәр мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре арасында оештырылган "Дублер көне" муниципаль уен кысаларында мөмкин булды. Уен җитәкчеләрнең идарәче компетенциясен үстерү, тар проблемаларны ачыклау, анализлау һәм үзара ярдәм күрсәтүне оештыру, уңай тәҗрибәне ачыклау максатында оештырылды. Анда барлык, ягъни 12 балалар бакчасы җитәкчесе катнашты. Алар ике көн дәвамында үз эш бүлмәләрен калдырып, район мәгариф идарәсе тарафыннан билгеләнгән балалар бакчаларына дублер булып бардылар. "Яңа" эш урыннарында мастер-класслар, әңгәмәләр үткәрделәр, тәрбиячеләр дәресләрендә булдылар. Соңыннан "Дублер көне" нәтиҗәләре буенча мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Ханбиков, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре белән эшләү буенча методист Рәзинә Хисаметдинова катнашында түгәрәк өстәлләр үткәрелде. Анда җитәкчеләр һәм дублерлар фикерләрен уртаклаштылар. Күпчелеге мондый уенны киләчәктә дә үткәрү яклы. Балалар бакчаларында хезмәт куючылар белән үткәрелгән анкеталаштыруда аларның да моңа карашы ачыкланды. Алар төрлечә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев