Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Президент белән бергә” хәрәкәте берләштерә

13 апрель көнне узган "Без булдырабыз! Без бергә! Мы можем! Мы вместе" дип исемләнгән Форумда 40тан күбрәк иҗтимагый оешма "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәтен оештырдылар. Аның төп максаты татарстанлыларны берләштерүдән һәм президент программаларына һәм инициативаларына ярдәм итү буенча конкрет эшләрне гамәлгә ашырудан гыйбарәт. Форум эшендә республиканың барлык районнарыннан килгән...


13 апрель көнне узган "Без булдырабыз! Без бергә! Мы можем! Мы вместе" дип исемләнгән Форумда 40тан күбрәк иҗтимагый оешма "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәтен оештырдылар. Аның төп максаты татарстанлыларны берләштерүдән һәм президент программаларына һәм инициативаларына ярдәм итү буенча конкрет эшләрне гамәлгә ашырудан гыйбарәт.
Форум эшендә республиканың барлык районнарыннан килгән 300ләп катнашучы арасында Буадан Татарстан Республикасының Аграр яшьләр бер-ләшмәсенең Буа бүлекчәсе рәисе Ленар Садыйков та бар иде. Аның әйтүенчә, бу көнне бирегә республика халкының иң актив өлеше бергә җыелган. Араларында - иҗтимагый берләш-мәләр вәкилләре, студент-лар, яшьләр, укытучылар, төрле өлкәләр белгечләре, җитәкчеләр.
Буадан Ленарның сайлануы юкка түгел. Ул үзе генә актив түгел, ә район яшьләрен бергә туплаучы, төр-ле башлангычларга өндәү-че дә. Аның бу сәләте студент елларыннан, "Сәләт" хәрәкәтендә актив катнашкан вакытларыннан ук ки-лә. Буага кайткач 2009 ел-да Аграр яшьләр берләшмәсенең Буа бүлекчәсен җитәкләргә алына. Ә үзе яшәгән җирне чистартырга, матурларга, төзекләндерергә теләгән яшьләр, студентлар күп. Бары күрә һәм берләштерә белергә генә кирәк. Ленар моны булдыра һәм менә ничә ел рәттән инде алар бергәләп авылларда су объектларын чистарту буенча акцияләр үткәрәләр. Бу игелекле эштә Яңа Тинчәледән гаиләләре белән Сибгатулловлар, Югары Лашчыдан Илфат Куляев, тагын Зур Фроловодан, Түбән Наратбаштан, Буадан бик күп яшьләр актив катнашалар. "Коррупциягә каршы", макулатура җыю буенча "Агачны коткарабыз" дигән һәм башка акцияләр дә традиционга һәм популярга әверелде. Актив яшь-ләрдән шәһәр студентлар Советы төзелде. Агымдагы елда "Контакт бар" проекты тормышка ашырыла. Анда авыл яшьләренә дәү-ләттән, иҗтимагый оешмалардан нинди ярдәм ала алулары турында мәгълүматлар җиткерелә. Алар өчен актив мәктәбе дә эшләп килә. Аның кысаларында "Яшь фермер мәктәбе", бизнес-планлаштыру, социаль проектлаштыру буенча түләүсез укытулар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын ачыклау, авыл хуҗалыгы өлкәсендә инновацияләр конкурслары үткәрелә.
- Ел саен төрле проектлар эшлибез һәм грантлар отабыз. Мәсәлән, Әгерҗе һәм Бөгелмә районнары белән бергә "Яшел Татарстан", спорт буенча грантлар - шундыйлардан. Соңгысы мастер-классларны, ярышларны үз эченә ала. Аның буенча тагын дзюдо буенча район җыелма командасына спорт формасы алдык. Активистлар башка төбәкләрдәге яшь-ләр, шул исәптән Германия авыл яшьләре Союзы вәкилләре белән тәҗрибә уртаклашалар. Шунысы да мөһим - район җитәкчелеге безнең һәр башлангычыбызны хуплый һәм яр-дәм итә,- ди Ленар.
Форумга килгәндә исә, аның барышында катнашучылар өч секциягә бүленеп эшләгәннәр. "2030 стратегиясе" дип аталган секциядә татарстанлыларның Стратегияне, шулай ук башка президент программаларын, проектларын, инициативаларын реализацияләүдә иҗтимагый катнашуы буенча инициативалар һәм тәкъдимнәр буенча фикер алышулар булган. "Иҗтимагый киңлекләрне үстерү"дә креатив проектлар тәкъдир иткәннәр. "Татарстан: эш-лә, өйрән, бүлеш, үзгәр" дип исемләнгән секциядә игелекле эшләр эшләү гадәте фикер алышу өчен төп темаларның берсенә әверелгән. Ленар Садыйков нәкъ шушы секция эшендә катнашкан.
- Без фикер алышкан проектлар барысы да тормышка ашарлык. Мәсәлән, игелеклелекне яшьләр арасында модалыга, үзара ярдәмләшүне гадәти күренешкә әверелдерү, һәр районда өлкәннәргә ярдәм итү буенча бердәм телефон булдыру - шундыйлардан. Тагын 20-27 апрель көннәрендә Татарстанда игелеклелек атнасы үткәрү планлаштырыла. Ул игелеклелек хатлары язу, freemarket (түләү-сез хезмәт күрсәтүләр белән алышу) кебек конкрет чараларны үз эченә алачак. Форум барышында мин "Игелекле Татарстан" проектын үстерү буенча тәкъдимнәр белән чыгыш ясадым. Өстә әй-телгән чараларны үзебездә үткәрергә дә планлаштырам һәм аларда буалыларның актив катнашуына ышанам. Гомумән, райондашларны Татарстан үсешендә, берләшеп, актив катнашырга чакырам. Һәрберебез республиканың, районның ирешкәннәрендә минем дә өлешем бар, дип горурланып әйтерлек булсын!- ди Ленар Мөслихович. Форумда катнашучыларның татарстанлыларга мөрәҗәгате дә шундый сүзләр белән сугарылган.
Әлфия ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 13 апрель көнне узган “Без булдырабыз! Без бергә! Мы можем! Мы вместе” дип исемләнгән Форумда 40тан...