Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Раил Садриев – Дамир Сиражиев исемендәге премия лауреаты!

22 декабрьдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында татар театрының 109 еллыгы уңаеннан Дамир Сиражиев исемендәге Җәмәгатьчелек премиясен тапшыру тантанасы булды. Әлеге бүләк татар театр сәнгатен үстерүгә, милли һәм һәм региональ дәрәҗәдә, әдәбият, театр сәнгате һәм кино сәнгате өлкәсендә югары танылу тапкан шәхси иҗат эшләре тудыруга керткән зур...

22 декабрьдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында татар театрының 109 еллыгы уңаеннан Дамир Сиражиев исемендәге Җәмәгатьчелек премиясен тапшыру тантанасы булды. Әлеге бүләк татар театр сәнгатен үстерүгә, милли һәм һәм региональ дәрәҗәдә, әдәбият, театр сәнгате һәм кино сәнгате өлкәсендә югары танылу тапкан шәхси иҗат эшләре тудыруга керткән зур өлеш өчен бирелә.
Буа дәүләт драма театры җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Раил Садриев Дамир Сиражиев исемендәге премиягә театр менеджментында энтузиастлыгы һәм Буа дәүләт драма театрын булдыруга искиткеч зур өлеш кертүе өчен лаек булды. Раил Илдаровичны чын күңелдән котлыйбыз!
Сүз уңаеннан
Дамир Сиражиев исемендәге Җәмәгатьчелек премиясе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм "Җыен" татар теле һәм мәмдәниятен саклау, үстерү Фонды тарафыннан 1999 елдан бирле тапшырыла. Аның лауреатлары арасында Марсель Сәлимҗанов, Александр Славутский, Фәрит Бикчәнтәев, Рифкать Исрафилов, композитор Мәсгудә Шәмсетдинова. Драматург Зөлфәт Хәким, Юныс Сафиуллин, рәссам Таң Еникеев, артистлар Ринат Таҗетдинов, Роза Хәйруллина, Илдар Сәетов кебек күренекле сәнгать әһелләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 22 декабрьдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында татар театрының 109 еллыгы у...