Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы, урынбасарлары һәм башка депутатлар декларация тапшырдылар. Узган ел кем күпме акча эшләгән?

Муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсъәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова белдерүенчә, Район Советы депутатлары һәм аларның гаиләләре быел беренче тапкыр үзләренең керемнәре, мөлкәтләре һәм милек характерындагы йөкләмәләре хакында декларация тапшырдылар. Әлеге яңалык "Коррупциягә каршы тору" турындагы федераль законына кертелгән үзгәрешләр нигезендә башкарылды. Шушы көннәрдә район Советы депутатлары һәм аларның...

Муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсъәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова белдерүенчә, Район Советы депутатлары һәм аларның гаиләләре быел беренче тапкыр үзләренең керемнәре, мөлкәтләре һәм милек характерындагы йөкләмәләре хакында декларация тапшырдылар.

Әлеге яңалык "Коррупциягә каршы тору" турындагы федераль законына кертелгән үзгәрешләр нигезендә башкарылды.

Шушы көннәрдә район Советы депутатлары һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, мөлкәтләре хакында мәгълүмат Буа муниципаль районы сайтында, "Коррупциягә каршы көрәш" ("Противодействие коррупции") бүлегенә урнаштырылды. Анда депутатларның узган елгы керемнәре, мөлкәтләре исемлеге күрсәтелгән.

Декларация тапшыручылар исемлегендә муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов (узган елгы кереме 2 137 886, 15 сум акча кереме күрсәтелгән), аның урынбасарлары, төрле оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары һәм башка депутатлар бар.

Бу хакта тулырак мәгълүматны укырга: buinsk.tatarstan.ru

Фото:buxgalter-2015.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев